Шəhри Чаллы

Мәгариф йолдызы

Быел шәһәребезнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче урынга лаек булды. Бу, әлбәттә, заман таләпләрен үз итеп, үсеп килүче буынга гыйлем генә биреп калмый, ә тормышта үз юлын, кыйбласын табарга булышкан педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әйе, мөгаллим һөнәр...

Быел шәһәребезнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында беренче урынга лаек булды. Бу, әлбәттә, заман таләпләрен үз итеп, үсеп килүче буынга гыйлем генә биреп калмый, ә тормышта үз юлын, кыйбласын табарга булышкан педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әйе, мөгаллим һөнәр генә түгел, ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан аерым кешеләргә җибәрелгән сәләт, талант. Мәктәптә генә түгел, урамда, җәмәгать урыннарында - һәркайда белем-тәрбия бирә укытучы. Язмам герое, инде 30 ел Чаллы педагогия көллиятендә лаеклы хезмәт куючы Әлфия Разова да әнә шундыйлардан.

Республикабыздан читтә, Ижау каласында туып-үссә дә, Әлфия ханым бар тормышын ак калабыз белән бәйли. Биредә ул хатын-кыз буларак та, белгеч буларак та үз бәхетен таба. Һәм инде иң мөһиме, үрнәккә һәм хөрмәткә лаек шәхес булып җитешә. Ә бит бу казанышлар артында күпме йокысыз төннәр, алны-ялны белми хезмәт куюлар тора.

"Без Әлфия ханым белән икебез дә 1984 елда Чаллы педагогия көллиятендә хезмәт юлын башладык, - ди коллегасы, читтән торып укыту бүлеге мөдире Люция Мансурова. - Ул беренче күрүдә үк үзенең эрудициясе, шуклыгы, тынгысызлыгы белән җәлеп итте. Алабуга педагогия институтының педагогика һәм психология бүлеген яңа гына тәмамлап килгән яшь белгеч булуга карамастан, Әлфия уку йортыбызда бик күп башлангычларга нигез салучыларның берсе булды. Башта без данлыклы КАМАЗ төзелешенә җыелган эшчеләрнең балаларына мәктәпкәчә белем бирү өчен тәрбиячеләр әзерләү белән шөгыльләндек. Соңрак инде башлангыч сыйныфлар укытучылары әзерләү бүлегенә ихтыяҗ туды. Анда да бергә хезмәт куйдык. Тора-бара көндезге һәм читтән торып укыту бүлекләре дә ачылды. Гомумән, нәрсәгә генә алынса да, Әлфиябез үзенә куелган максатларны җиренә җиткереп үтәде".

Үтәде генә түгел, әле һаман да һәм арттырып та үти Әлфия ханым үз бурычларын. Педагогика һәм психология кафедрасы мөдире булудан тыш, ул киңкырлы фәнни эшләр белән дә шөгыльләнә. Укытучыларның һөнәри белемнәрен, тәҗрибәләрен арттыруга, балалар белән эшләгәндә аларның психологик үзенчәлекләренә карап эш итүгә багышланган дистәләгән китап, методик әсбаплар әзерләп бастыра ул. "Балаларның заманча мәктәп шартларына психологик һәм педагогик яктан әзерлеге", "Педагог - креатив һөнәр", "Һәркайсыбызда укытучы яши" китаплары әнә шуларның берничәсе. Алардан шәһәребез белгечләре генә түгел, ә республика педагоглары да файдалана. "Әле тагын да күбрәк китап чыгарасы идем, замана техникасы гына бераз сынатты. Компьютерым "очып", нәшер итәргә әзерләп куелган 5 китабым һәм 18 әсбапка дип җыелган материалларым югалды. Нишлисең инде, кәеф төшереп аласың да, яңадан тотынасың, әлегә бирешергә исәп юк", - ди язмам герое.

Әле шушы арада Әлфия ханым янә бер мөһим эшкә алынган. Үзенең коллегаларына багышлап, "Педагогларга багышлана яки без бу юлны бергә үтәбез" дигән басма әзерли ул. Анда көллияттә намуслы хезмәт куйган һәм әле бүгенге көндә дә эшләүче тәҗрибәле укытучылар турында язмалар урын алачак. Моннан тыш, Әлфия ханым студентлар белән бергәләп, кызыклы шигырьләр җыентыгы чыгарырга да өлгергән. Лекцияләрен дә әнә шулай кызыклы, җанлы итеп алып барырга тырыша педагог. "Коры теория белән генә кешедә фәнгә кызыксыну уятып булмый, бигрәк тә психологиягә. Дәресне студентларга тормыштан мисаллар китереп, аларны вакыйгалар шаһиты роленә кертерлек итеп оештырам. Моңа ирешү өчен төрле психологик тренинглар кулланам", - ди язмам герое.

Әйе, Әлфия ханым әле эксперименталь психология институтында "психолог-тренер" белгечлеген дә үзләштергән. Бу гына да түгел, аның ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең "конфликтолог-миротворец" юнәлеше буенча махсус сертификаты да бар. Гади генә әйткәндә, төрле четерекле хәлләрне тиз арада һәм нәтиҗәле итеп чишү сәләтенә ия шәһәрдәшебез. Студентларын да шуңа өйрәтә ул.

"Мин педагогия көллиятендә 20 ел элек белем алган идем. Хәзер инде биредә бүлек мөдире булып эшлим. Монда, әлбәттә, Әлфия Вакыйповнаның да өлеше бәхәссез. Аның дәресләре аша без һөнәри осталыкка ирешүнең серләренә төшендек. Ул безгә укытучы буларак кына түгел, ә гади хатын-кыз буларак та үрнәк булды. Шуңа да аңа бар группабыз белән гашыйк идек. Ул еллардагы көндәлегемдә дә яраткан укытучың соравы астында Әлфия апабызның исеме тора. Еллар үтсә дә, әлеге мәхәббәт һәм хөрмәт хисе сүрелмәде. Безне әниләрчә яратканы һәм кайгыртканы өчен зур рәхмәт аңа", - ди Эльмира Маслова.

Шулай, Әлфия апа ул гади укытучы гына түгел, ә чит балаларны да үзенекедәй күрүче кайгыртучан зат та. Юкса, укырга килмәгән студентларын хәтта өйләренә үк барып эзләп йөрер иде микән. "Бервакыт шәһәрдән еракта урнашкан авылга кадәр чыгарга туры килде. Укуны ташлыйм, ялыктым, ди студент. Фикерләшеп, киңәшләшкәч, акыл керде үзенә. Көллиятне уңышлы тәмамлап, соңыннан әле рәхмәтләр дә әйтеп йөрде. Аллага шөкер, аңлашмый калган очраклар юк", - ди Әлфия Разова.

Шөкер, студентлар үзләре дә укытучыларына ашка аш белән җавап кайтара. Инде ничә ел Әлфия ханым әзерләгән егет һәм кызлар шәһәр, республика һәм хәтта илкүләм үткәрелгән төрле фәнни бәйгеләрдә мактаулы урыннар белән кайта. Мисал өчен, 2009-2012 уку елларында психология, педагогика юнәлеше буенча республикада оештырылган барлык конкурсларда алар беренчелекне ала. Моңа кадәр әле шәһәрдә генә түгел, хәтта республикада да бер генә педагогның да мондый күрсәткечләргә ирешкәне булмаган. Әлеге казанышлары өчен Әлфия Вакыйповна "Мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Шулай ук Үзәк районы мәгариф учреждениеләренең әйдәп баручы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең почет тактасына кертелә. Шуңа да аны еш кына Чаллының гына түгел, ә республикабызның башка шәһәрләре мәгариф учреждениеләренә дә тәҗрибә уртаклашырга, укулар үткәрергә чакыралар. "Бу, әлбәттә, минем генә түгел, ә көллиятебезнең дә казанышы. Эшчәнлегемә уңай шартлар тудырган хезмәткәрләремә, директорыбыз Әлфия Тимербаевнага зур рәхмәт. Ул - безне яңадан-яңа җиңүләргә рухландырып торучы тәҗрибәле белгеч. Укыту системасы да, фәнни эшләр алып бару да югары дәрәҗәдә корылган, кадрларыбыз иҗади кешеләр, үз эшләренең осталары. Алдагы көннәрдә дә бергә бербөтен булып эшләргә язсын безгә", - ди язмам герое.

Әлфия ханым һәрвакыт киләчәккә карап эш итәргә ярата. Педагогия көллиятенә килгән абитуриентлар да иң элек нәкъ менә аның белән очраша. Үзе төзегән "Һөнәри баскычлар" фәнни проекты кысаларында ул укытучы булырга теләгән баланың алдан ук педагогик мөмкинлекләрен ачыклый ала. Абитуриентлар да тематик тренинглар аша сәләтләрен ачалар. Шул рәвешле, мәгариф өлкәсенә үз сүзен әйтә алырдай яшьләр җәлеп ителә. "Яңа стандартларга тиз яраклашучан укытучыларны әзерләү бурычы торган чорда бу үтә дә мөһим, чөнки елдан-ел укытучы һөнәренең дәрәҗәсе арта бара. Өлкәбезгә лаеклылар килә. Һәм бу янә Әлфия Вакыйповнаның тырышлыгы нәтиҗәсе дә", - ди көллиятнең директор урынбасары Люция Шакирова.

Әйе, язмам герое зиннәтле алмаз таш кебек. Кай яктан карасаң да, күз явын алып ялтырый, балкый. Һәм ул һәркем өчен кадерле, һәркемгә кирәк.

"Ирешкәннәрем белән мин, әлбәттә, иң элек әтием Вакыйп һәм әнием Фәниягә рәхмәтле. Алар миңа кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр. Олыга да, кечегә дә ихтирамлы, тәмле телле булырга өйрәттеләр. Әнием әле бүгенге көндә дә исән-сау. 80 яшендә булса да, кызларча җитез, өлгер, хәер-догасыннан ташламый.

Казанышларымның саллы өлешендә гаиләмнең дә өлеше зур. Аеруча көнне-төнне, алны-ялны белми фәнни эшкә чумган чакларда ярдәм иткән тормыш иптәшемә бурычлымын. Үзе дә иҗат кешесе булганга, ул мине бер сүздән аңлый, башлангычларыма беркайчан да киртә куймый", - ди Әлфия апа пар канаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, популяр "Җиләкле җәй", "Чаллы сиреньнәре" кебек җырларны бүләк иткән Мирһади Разов хакында.

Шулай, бүгенге көндә зур ихтирам белән укытучы исемен күтәргән укытучының гаиләсе дә күпләргә үрнәк. Балалары да әти-әниләре кебек тырыш, уңган, кешелекле аларның. Уллары Айдар педагогия көллиятен тәмамлап, педагогия институтында программист һөнәре буенча белем үзләштерә. Ә кызлары Миләүшә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә биюче булырга әзерләнә. Үзенең күз явын алырлык чыгышлары белән ул хәтта чит төбәкләрнең тамашачыларын да таң калдырып кайтты. Гомумән, әлеге бәхетле гаиләгә карап күңел сөенә, "Менә ничек тә яшәргә була икән бит җир йөзендә" дигән сөенечле, матур хисләр уяна.

Язмам героена исә әнә шундый җылы ояда якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, хезмәттәшләренә, тирә-юньдәгеләргә өлге булып, әле бик күп еллар мәгариф йолдызы булып янарга язсын. Иҗади рухы беркайчан да саекмасын, эшләгән хезмәте бары тик шатлык, рухи канәгатьлек һәм иҗади уңышлар гына китерсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: