Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милек салымын түләдеңме?

Тиздән салымнар түләр вакыт җитә. Дөресрәге, төгәлләнә. Күчемсез милеккә салына торган салымнар турында сүз. Чиге - 2016 елда 1 декабрь. Шуннан да соңга калырга ярамый.

Быел узган ел өчен фатир, өй, дача һәм каралты-кура салымнары күбрәк булачак. Сәбәбе - быел 1 гыйнвардан салым күләмен милекнең кадастр бәясенә карап билгели башладылар. Элек инвентаризация бәясенә карап иде. Кадастр бәясе югарырак булачак, базар хакы белән тиңдәш диярлек. Россиянең 28 төбәгендә генә сынап карыйлар әле моны. Татарстан, билгеле ки, сыналучы төбәкләр рәтендә. Процентларга килгәндә, гаражлар өчен ул - 0,1; бүлмә, фатирлар өчен - 0,2; шәхси йортлар өчен (төзелгәннәренә дә, төзелеп бетмәгәннәренә дә кагыла) - 0,3 процент тәшкил итә. Мунча, абзар, бәдрәф һәм башка шуның ише каралты-курага да процент бар - 0,1. Ягъни, 1 миллион сумлык фатир өчен 2 мең сум салым түләргә кирәк булачак. 1 миллионлык йортың булса - 3 мең тәңкә. Каралты- курага - 1 мең.

Узган ел өчен әзме-күпме чигерүләр бар үзе. Аерма артык күп чыкмасын өчен махсус шулай эшләргә хәл кылганнар, күрәсең. Салым күләмен билгеләгәндә, бүлмәләрнең мәйданын 10 квадрат метрга, фатирларның - 20, шәхси йортларның 50 квадрат метрга киметеп исәпләү хокукы бирелә. Әйтик, синең 3 миллион тәңкәлек 60 квадрат метрлы фатирың бар икән, салым билгеләгәндә, аның 40 квадрат метрын гына санаячаклар. Ә 40 квадрат метр инде ул 2 түгел, якынча 2 миллион сум тора. Димәк, салымны шул 2 миллионнан чыгып түлисең дигән сүз.

Элекке ташламалар саклана. Тик билгеле бер күләмдә. Мисал өчен, элек пенсиядәгеләр милек өчен салым түләми иде. Ә хәзер әби белән бабайның фатирдан тыш тагын берәр өе яисә бакчасы, дачасы була икән, алар өчен салым түләргә тиешләр. Фәкать бер күчемсез милек өчен генә салымнан азат ителәләр. Кайсы милек өчен - анысын пенсиядәге кеше үзе сайлый. Сайлый да, шул турыда салым идарәсенә гариза язып тапшыра. Гариза вакытында илтеп тапшырылмаса, идарәдә эшләүчеләр моны үзлектән хәл итәчәк. Андый вәзгыятьтә пенсиядәге кеше эт оясы кадәр бакча өе салымыннан азат ителеп, өч бүлмәле фатир өчен түли торган булып калмагае. Шуңа күрә ашыгырга, бүген үк гаризаны илтеп бирергә, җәмәгать!

Ташламага ия булучылар арасында пенсиядәгеләрдән тыш 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган (18 яшьләре тулмаган булу шарт) гаиләләр дә бар.

Ә милекнең кадастр бәясе ничә сум икәнен белү өчен интернет ярдәмгә киләчәк. Росреестр Федераль хезмәте сәхифәсенә кереп, "Ачык хезмәт" ("Открытая служба") бүлегеннән "Ачык мәгълүматлар" ("Открытые данные") төймәсенә баскач, сул якта "Күчемсез милекләр буенча белешмә мәгълүмат (онлайн режимында)" язуы барлыкка килә. Шул язуга басканнан соң, анкета тәкъдим ителә. Шунда үзегезне кызыксындырган милек турында мәгълүматларны җыясыз, бераздан милек хакы үзлектән исәпләп чыгарылачак. Тагын бер ысул бар (компьютер белән бик үк дус булмаганнар өчен монысы) - җирле Росреестр бүлегенә барып, язмача сорау язып калдырырга була. Әлеге мәгълүматны алар бушлай бирергә тиешләр.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев