Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минтимер Шәймиевның сеңлесе Мәдәния Ильясова: "Абый һәрвакыт вожак булды"

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бүген 85 яшь. Шул уңайдан аның сеңлесе Мәдәния Ильясова үз фикер-кичерешләре белән уртаклашты.

– Без Актаныш районының Әнәк авылында гаиләдә биш бала үстек. Дөргалия, Мәрзия апа, Хантимер, Минтимер абый һәм мин. Әтиебез иртәдән кичкә кадәр колхоз эшеннән кайтып кермәде, әниебез исә хуҗалык эшләрен алып барды. Без күбесенчә апаларыбыз канаты астында үстек. Олы апабыз безгә әни кебек булды. Безне әти-әниебез кечкенәдән хезмәтне яратырга, олыны – олы, кечене – кече итәргә өйрәтте.

Без урамдагы балалар белән дә дус булдык. Минтимер абый вожак, шул вакытта ук аңарда лидерлык сыйфатлары бар иде. Мәктәптә дә бик яхшы укыды, миңа математикадан дәрес хәзерләргә булышты, мәсьәләләр чишкәндә дөрес юнәлеш бирде. Мин дә һәрвакыт аңа охшарга тырыштым. Абый Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, мин дә шул уку йортына киттем (кыз балага нигә кирәккәндер инде). Нәтиҗәдә, рус теленнән имтиханнан «2»ле алдым да, керә алмый кайттым. Рәхмәт яусын, студент вакытымда да абый гел булышты. Чирәм җирләрне үзләштерүдә эшләп кайткан акчасына пәлтә алып биргәне әле дә хәтердә.

Минтимер абый республика Президенты булгач та, арабызда туганлык җепләре өзелмәде, ул хәзергәчә дәвам итә. Без кайда гына эшләсәк тә тырыш булдык, абыйның йөзенә кызыллык китермәдек, аны авыр хәлдә калдырмаска тырыштык. Абыебыз Президент дип, мин шәхсән үземне, беркайчан да кешеләрдән өстен куймадым. Эш яисә йомыш белән кая гына барсам да, җитәкчеләр янына чират буенча кердем. Абый да, үзем дә гади һәм халыкчан.

Минтимер абый 75 яшькә кадәр эшләп, республика өчен зур эшләр башкарды. Безнең өчен зур терәк һәм горурлык булды. Зур дәрәҗәләргә иреште. Россиянең Хезмәт Герое исемен алды. Шул уңайдан аңа Әнәк авылында бюст та куелды. «Бабайда кунакта» дигән парк ачылды. Музей эшләп килә. Ул татарны гына түгел, үзебезнең туган авылыбызны да бөтен дөньяга танытты. 

Бюст ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Без Минтимер Шәймиев мисалында тәрбияләндек. Аны максатчанлыгы, республикага эчкерсез мәхәббәте аерып тора. Нәкъ менә беренче Президент республика икътисады үсешенең мөһим нокталарын билгеләде, алдагы үсешкә ныклы җирлек салынды. Иң мөһиме – Татарстан беркайчан бер урында тормады һәм алга хәрәкәт итте», – диде. Бу чыннан да шулай.   

Сәкинәбезнең вафаты – гаиләбез өчен зур югалту, тетрәнү булды. Акыллы, уңган, чибәр Сәкинә апабызны барыбыз да яраттык. Алар арасында зур мәхәббәт иде. Ул ирен иртән тәмле ризыклары белән эшкә озатып калды, ә кичен каршы алды, абыйның ныклы һәм ышанычлы тылы булды. Менә дигән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Без Минтимер абый белән атнасына 2-3 мәртәбә сөйләшеп, хәлләребезне белешеп торабыз. Олы җанлы, игелекле, авырткан җиреңә беркайчан басмый торган Минтимер абыебызны барыбыз да бик яратабыз, аның белән горурланабыз. Сәламәт һәм гаиләбезнең күрке булып, акыллы киңәшләрен биреп озак яшәсен!

Зөлфия Галим.

Фотода - арткы рәттә сулдан икенче Мәдәния Ильясова (Шәймиева).

Фото Актаныш районы Туган якны өйрәнү музееннан алынды 

http://museum.tatar.ru/museum/aktanyshskiy_rayonnyy_kraevedcheskiy_muzey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация