Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәләкәс аръягы районында ишегалды бәйрәме узды. Бүген исә ЗЯБ бистәсенең 19 комплексында чираттагысы оештырыла

Мәләкәс аръягы районында 21/33 йорт ишегалдында махсус матур бәйрәм оештырылды. Чараны тантаналы рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Шәһәр Советы депутаты Ленар Салахов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин ачып җибәрделәр.

Фәрид Салахов Чаллы халкына сәламләү сүзендә шәһәрнең үсүен һәм динамик рәвештә үсешен билгеләп үтте, 1 сентябрьгә 2 яңа мәктәп һәм 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачагын ассызыклады.

Бәйрәм чарасында «Энергетик» мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары, иң кечкенә кунаклар өчен аниматорлар чыгыш ясады.

"Мәләкәс арьягы" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе комплекс активистларына бүләкләр тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Шәһәр Советы депутаты Ленар Салахов шәһәрдәшләргә беренче сыйныфка баручы балаларга канцелярия товарлары сатып алу өчен махсус сертификатлар тапшырды.

Бүген исә ЗЯБ поселогының 19 комплексында Комсомол районы ишегалдының чираттагы бәйрәме узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация