Шəhри Чаллы

Мошенниклар кармагына эләкмәгез

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа схемаларын уйлап тапканнар. Шуларның берсе микрокредитлар белән бәйле. Әйтергә кирәк, бу «эш» белән микрофинанс оешмалар шөгыльләнә.

Микрокредит 
Әлеге схема түбәндәгедән гыйбарәт: сезнең картагызга тиктомалдан байтак кына суммада акча күчә, мәсәлән, 45 мең сум. Җибәрүченең исеме дә билгесез. Финанс операциясен башкару реквизитлары да юк, акчаны кире кайтарып та булмый. 
Бер атнадан яисә берничә көннән башка шәһәрдән шалтырату: «Сез микрокредит алгансыз һәм хәзер бурыч кайтарырга тиеш! Төп бурычтан тыш процентларын да».
Займ акчасының һәр тәүлеге 3 процент тәшкил итә. Бу акчаларның беркем дә сорап алмаганы көн кебек ачык, тик бу берәүне дә кызыксындырмый. Күпмедер вакыттан соң коллекторлар да кушыла. Һәм алар профессиональ рәвештә акчаны кайтару буенча үз эшләрен башкаралар.
Полициягә бару файдасыз,  гаризаны алмыйлар, чөнки акчаны урламаганнар, ә киресенчә, «биргәннәр». 
Мондый очраклар Россиянең күп шәһәрләрендә очрый. Кешеләр көч-хәл белән акчаны микрозайм оешмаларына кайтаралар. Процентлар белән бергә. Моңа комиссияләр дә өстәлә. Ә кешеләр түләргә мәҗбүр. 
Әлеге ысул белән күбрәк пенсионерларны алдыйлар. Аларга 10-20 мең сум акча күчерәләр дә, аннары схеманы «эшкә җигәләр». 
Бу очракта иң куркынычы шул: белгечләр үзләре моның белән көрәшү юлларын белмиләр. 
Юристлар банкка ялгыш акча күчүе турында гариза язарга киңәш итәләр. Аның формасын банк бирергә тиеш, гаризаның копиясендә банк хезмәткәре кабул итү турында штамп була. Банктан акчаны кем күчерүе турында мәгълүматны алырга тырышыгыз. Әгәр дә бу микрофинанс оешмасы була икән, Үзәк банкка шикаять белән мөрәҗәгать итегез, бернинди килешү төземәгәнегезне, ә акчаларны микрофинанс оешмасы нигезсез күчергәнлеген күрсәтегез. Шуны истә тотыгыз: килешү төзергә мәҗбүр итү закон белән рөхсәт ителми. Килешү булмагач, акчаларны күчерүгә нигез юклыгын исегездә тотыгыз. Күчерелгән акчаларны «хуҗаларына» кире кайтару турында сезнең гариза нигезендә банкыгыз шөгыльләнергә тиеш. 


Вакцина ясаттыгызмы?


Билгесез номердан шалтыраталар һәм «Прививка ясадыгызмы?» дип сорыйлар. «Әйе» дигән җавапка 1 санлы кнопкага басарга кушалар. Басу белән телефонны өзәләр, ә аннан соң система бозыла. Күп кешенең телефонга банк карталары бәйләнгән. Шуңа күрә, әлеге шалтыраулардан сак булыгыз. Бу схема белән алданган кешеләр бар инде. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: