Мошенниклар журналистны алдаган?!
Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча агымдагы елның сигез аенда телефон мошенникларыннан 1,3 меңнән артык чаллылы зыян күргән. Шул рәвешле шәһәрдәшләребез 184 млн 630 мең сум акчаларыннан колак каккан.
Иң аянычлысы шул: алданучыларның күпчелеген аз керемле кешеләр тәшкил итә. Тиенләп җыйган акчаларын югалту белән беррәттән, алар әле мошенниклар алдырткан кредитларны да түләргә мәҗбүр. Һәм бу күренешнең очы-кырые юк.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: мошенниклар ялганлап акча каеруның яңадан яңа схемаларын уйлап таба. Үзем дә ике тапкыр чак кына аларның корбанына әверелмәдем.
Беренче тапкыр бу хәл былтыр булды. Акчаларымны урларга җыеналар дип, «банктан» шалтыраттылар. Моны булдырмас өчен, кертемемнең реквизитларын сорадылар. Телефон мошенниклары турында күп укыган булсам да, нык курыктым һәм шикләндем. Уйларга күпме вакытым бар, дигән соравыма: «15 минут кына», - дип җавап бирделәр. Трубканы куйдым да картамдагы телефон номерына шалтыраттым.
– Бу ялган, сезнең акчаларыгыз урында. Беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгез, – диде банк хезмәткәрләре.
Бу көннәрдә мошенниклар кармагына икенче тапкыр эләгә яздым. Миңа бер ир-ат шалтыратты, тикшерүче дип таныштырды. Үзенең исем-фамилиясен, жетон номерын язуымны үтенде. Берәүнең фамилиясен һәм исемен атады. Мин имзалаган ышаныч кәгазе буенча билгесез затларның акчаларымны салдырырга һәм кредит рәсмиләштерергә теләвләрен әйтте. Әлбәттә, мин бик курыктым.
– Мин беркемгә дә бернинди дә ышаныч кәгазе имзаламадым. Минем паспорт номерларын каян алган ул? – дип сорадым.
Ялган тикшерүче сүзләренчә, клиентларның мәгълүматларын банк хезмәткәрләре әйтә һәм алар хәзер моның кем булуын ачыклый. Аннан соң мине куркыта башладылар:
– Бу тикшерү серләре. Безнең әңгәмә турында беркемгә дә сөйләмәгез, хәтта ирегезгә дә. Моның өчен сезне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, – диде дә Сбербанк логотибы астындагы Җинаять кодексының маддәсен җибәрде.
Ул бер минутка да туктамыйча сөйләде дә сөйләде, сорау артыннан сорау яудырды. Аның әйткәннәрен башыма сеңдереп бетерергә өлгерерлек түгел иде. Көч-хәл белән: – Минем акчаларым исәнме? - дип әңгәмәгә соравымны кыстырдым.
– Моны Үзәк банк белгече тикшерәчәк. Тиздән ул сезгә шалтыратыр, дип җавап бирде. Шундый дәрәҗәле оешма минем кебек вак клиентлар белән шөгыльләнә микән, дигән уй башыма килү белән миңа шундук шалтыраттылар. Үзәк банк «белгече» миннән кертемнәремнең нинди банкларда саклануын һәм аларның суммасын сорады. Мин аңа дөресен әйттем.
– Саклану өчен, алар сейфка кертелгән. Счетны үзгәртү өчен сезгә аны яңадан рәсмиләштерергә кирәк, – дип аңлатты ул, иң эре кертемне сайлап.
Аннан соң эстафетаны тагын «тикшерүче» алды. Ул банкка барып җитәр өчен миңа күпме вакыт кирәклеге белән кызыксына башлады. Акчаларны салдырырга һәм бер тәүлектән соң яңадан салырга кирәклеген аңлатты. Мин аңа ун минуттан банкка барып җитәм дидем. Шуннан соң ул миңа телефонны сүндермәскә кушты һәм банкка кадәр 100 метр калгач «Алло» дип әйтергә кушты. «Бу хокук саклау органнары банк видеокамераларына тоташсын өчен кирәк», – дип аңлатты ул. Тагын тикшерү сере хакында искә төшерде һәм аны сөйләгән өчен җәза каралганын искәртте.
Унбиш минутлык сораштырудан соң мин тәмам куркып, рухи төшенкелеккә бирелеп, акчаларымны салдырырга булдым. Яңадан аларны салырмынмы, юкмы, күз күрер, дип уйладым.
Бәхеткә, янымда дусларым булды. Алар миңа моны мошенникларның кырын гамәле дип аңлатты. Аларның сүзенә колак салып, мин телефонымны сүндердем дә эчке эшләр идарәсенә юнәлдем.
Шуннан соң миңа бертуктаусыз төрле номерлардан шалтыратырга тотындылар. Аңлашыла да, аларның клиентлары кармактан китеп бара бит. Эчке эшләр идарәсе белгече миңа тикшерүчеләрнең беркайчан да телефон буенча эшләмәүләрен аңлатты. Бу чын мәгънәсендә мошенниклар диде. Аның белән сөйләшкән вакытта минем телефоным шалтыраудан бер минутка да туктамады. «Җавап бирегез, полициядә икәнлегегезне әйтегез», – дип киңәш бирделәр миңа. Шуннан соң шалтыраулар бетте.
Полициягә гариза яздым, анда миңа шалтыраткан барлык телефон номерларын күрсәттем.
Аллаһка шөкер, кармакка капмый калдым. Мондый психологик халәттә каршы торуы бик авыр. Мошенниклар уйларга бер секунд та бирмиләр.
Моны алар үзләре өчен кирәкле булган мәгълүматны алыр һәм кешене билгеле бер адымга этәрер өчен эшлиләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, шикле шалтыратулар вакытында дуслар яки туганнар белән сөйләшергә һәм банк яисә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуны беребез дә исеннән чыгармасын иде.
Илиса Ганеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев