Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәскәү проспекты тантаналы төстә ачылды

Чаллыда капиталь ремонттан соң Мәскәү проспекты рәсми төстә ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Игорь Левитин үз чыгышында:"Миңа "Куркынычсыз һәм уңайлы юллар" федераль программасы кысаларында тормышка ашырылучы объектларда булу бик тә күңелле. Бигрәк тә транспорт һәм юл төзелеше хезмәткәрләренең...

Чаллыда капиталь ремонттан соң Мәскәү проспекты рәсми төстә ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Игорь Левитин үз чыгышында:"Миңа "Куркынычсыз һәм уңайлы юллар" федераль программасы кысаларында тормышка ашырылучы объектларда булу бик тә күңелле. Бигрәк тә транспорт һәм юл төзелеше хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан яңартылган проспектны ачу символик мәгънәгә ия. Барыгызны да һәм Чаллы халкын бәйрәм белән һәм юллардагы тагын бер җиңүегез белән котлыйм", - дип сәламләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәткәрләрен һәм әлеге эшкә өлеш керткән һәркемне котлады һәм әлеге проектның 800 млн сум чамасы торуын җиткерде. "Проектны тормышка ашыруда ярдәм өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт җиткерәбез. Владимир Владимирович кураторлык иткән юл программасының актуальлеге һәм аңа ихтыяҗ булу, һичшиксез, бик мөһим. Татарстанда ул ике шәһәрдә - Казанда һәм Чаллыда тормышка ашырыла. Без бу эшне киләсе елга да дәвам итәчәкбез!"- диде Татарстан Президенты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шулай ук автомобилистлар шәһәренең дәүләт башлыгы игътибарында булуын, узган ел Чаллыда булып, Владимир Путинның автомобиль сәнәгате алдына зур бурычлар куюын җиткерде.
Тантаналы мизгел: "Хәрәкәт юк" дигән язулы өслек "Хәрәкәткә юл ачык" дигәне белән алышынды. Чаллы каласында Мәскәү проспектын ачу көчле алкышлар белән тәмамланды.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев