Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Музейлар да заман белән бергә атлый

Чал­лы­да бе­рен­че ин­те­рак­тив му­зей старт ал­ды. Шә­һә­ре­без­нең ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­ра­е­ның эт­ног­ра­фик му­зее ин­те­рак­тив экус­кур­ци­я­ләр үт­кә­рә баш­ла­ды. Рес­пуб­ли­ка та­ра­фын­нан үт­кә­ре­лә тор­ган грант­ка нәкъ ме­нә Чал­лы­лы­лар ла­ек бул­ган. 200 сум кү­лә­мен­дә­ге җи­һаз бү­ген әле­ге му­зей­да үз уры­нын тап­ты. Яңа ноут­бук­лар, ви­де­оп­ро­ек­тор, зур эк­ран­нар аша иҗат са­ра­е­ның гы­на тү­гел, ә бө­тен...

Чал­лы­да бе­рен­че ин­те­рак­тив му­зей старт ал­ды. Шә­һә­ре­без­нең ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­ра­е­ның эт­ног­ра­фик му­зее ин­те­рак­тив экус­кур­ци­я­ләр үт­кә­рә баш­ла­ды. Рес­пуб­ли­ка та­ра­фын­нан үт­кә­ре­лә тор­ган грант­ка нәкъ ме­нә Чал­лы­лы­лар ла­ек бул­ган. 200 сум кү­лә­мен­дә­ге җи­һаз бү­ген әле­ге му­зей­да үз уры­нын тап­ты.

Яңа ноут­бук­лар, ви­де­оп­ро­ек­тор, зур эк­ран­нар аша иҗат са­ра­е­ның гы­на тү­гел, ә бө­тен ил­нең та­ри­хын өй­рә­неп бу­ла. Ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­ра­е­ның җи­тәк­че­се Тать­я­на Пев­го­ва сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, хә­зер­ге ва­кыт­та ба­за­да ма­те­рил­лар күп тү­гел, лә­кин алар мо­ның өс­тен­дә эш­ли­ләр. Әле­ге җай­лан­ма аша экс­кур­ция җан­лы рә­веш­тә ба­ра, та­рих бе­лән та­ны­шыр­га кил­гән ке­ше­ләр­не шул чор­га ба­рып кай­ту мөм­кин­ле­ге бар дип әй­тер­гә бу­ла. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, эт­ног­ра­фик му­зей­га күб­рәк мәк­тәп уку­чы­ла­ры ки­лә. Алар дә­рес те­ма­сын ны­гы­ту­дан баш­ка, үз­лә­ре­нә бик күп яңа­лык ала, ә ин­те­рак­тив җай­лан­ма аша бу ике­лә­тә уңай­лы һәм кы­зык­лы. Тать­я­на Пев­го­ва әй­тү­ен­чә, бу ел­ны 9 про­ект­ны тор­мыш­ка ашы­ры­ру план­га кер­тел­гән. Мо­ның өчен эт­ног­ра­фик му­зей, эз­лә­нү экс­по­ди­ция ба­ры­шын­да та­был­ган экс­по­нат­лар­ны җы­ю­чы "Путь к По­бе­де" һәм "Жу­рав­ли» му­зей­ла­ры­ның ба­за­ла­ры туп­ла­на­чак.

"Ма­те­ри­ал­лар шак­тый", - ди оеш­ты­ру­чы­лар. Мә­сә­лән, ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­рае­ның эт­ног­ра­фик му­зе­ен­да гы­на да 20 ел дә­ва­мын­да туп­ла­нып кил­гән 500 экс­по­нат сак­ла­на. Алар шу­лай ук, Та­тар­стан му­зей­ла­ры бе­лән хез­мәт­тәш­лек итеп, тәҗ­ри­бә­лә­рен өй­рә­неп, үз чик­лә­рен ки­ңәй­тер­гә план­лаш­ты­ра­лар

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев