Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Николай Величко Президент чыршысына бара

Чаллы – акыллы, тырыш, актив балаларга бай шәһәр. 11 яшьлек Величко Николай Иванович - шундыйларның берсе.

23нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы 2018 елда укучыларның “Мәктәп фәне – киләчәкнең инновацион киләчәге” халыкара фәнни гамәли конференциясендә “Иң яхшы тикшеренү” номинациясендә җиңде. 2019 елда Николай “Иң яхшы яшь эко активист” бәйгесендә җиңү яулады. Шул ук елны “Юл әлифбасы” беренче бөтенроссия олимпиадасында беренчелеккә чыкты. 2020 елда “Ел лидер” балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары респблика бәйгесендә җиңде.

Бу уңышлар тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә. Язмам герое Николайның әнисе әйтүенчә, Николай бик тырыш, аралашучан, актив бала. Ул кечкендән “Орион” үзәгенә экология түгәрәгенә йөри. “Ул эш сөючән, һәрвакыт белемгә, камиллеккә омтыла. Йөзү белән шөгыльләнә, театр түгәрәгенә йөри, инглиз телен тырышып өйрәнә. Яхшы укый. Без аның белән горурланабыз”, -ди аның әнисе Роза ханым.

Бу көннәрдә Николай Казанга Президент чыршысына барырга әзерләнә. Татарстан Президенты белән бергә яңа ел тамашасын карап, тагын да активрак эшчәнлек өчен илһам алып кайтачак ул. Киләчәктә дә тырыш егет әти-әнисенең, туганнарының гына түгел, Чаллының да горурлыгы булсын иде.
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X