Шəhри Чаллы

Нәүрүз мөбарәк булсын!

21-22 март төрки һәм фарсы дөньясында олы бәйрәм көннәре. Нәүрүз бәйрәме без-татарларга да кагыла. Әммә оныттык аны без, югалттык... Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына...

21-22 март төрки һәм фарсы дөньясында олы бәйрәм көннәре. Нәүрүз бәйрәме без-татарларга да кагыла. Әммә оныттык аны без, югалттык...

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын (ул 21 мартка туры килгән) исәпләгәннәр. Бу көнне кояш зодиакның Хәмәл йолдызлыгына кергәнгә, айның үзен дә "хәмәл ае" (ягъни март ае) дип йөрткәннәр. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Баларның болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Балалар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр. Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән уеннар, бәйгеләр оештырылган.

Нәүрүз бәйрәме Урта Азия дәүләтләрендә: Үзбәкстанда, Тадҗикстанда, Кыргызстанда, Казахстанда, Төрекманстанда зурлап үткәрелә. Азербайҗанда да бу бәйрәмгә дәүләт статусы бирелеп олылап үткәрелә.Төркия һәм Иран дәүләтләрендә Нәүрүз атна буе дәвам итә.

Татарстанда дөресен әйткәндә Нәүрүз әллә бар , әллә юк! Туксанынчы елларда аны Чаллыда бик матур итеп элеккеге "Батыр" кинотеатры янында үткәрә башлаганнар иде. Ул бер-ике ел булды да сүнеп калды. Ярый, милли җәмгыятләрне берләштергән "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында һәр милләт вәкилләре аерым-аерым үткәрәләр аны. Пылаулар пешереп, сумалаглар (шыткан бодай) белән күңелле генә бәйрәм итәләр.

Милли гамь, аң дибез. Йола-бәйрәмнәребезне онытмыйк, дип шапрынырга яратабыз. Сабантуйдан башка бәйрәмне белмибез дә түгелме?!

Яңа шәһәр базарында сәүдә итүче үзбәкләр елда казан асып пылау пешереп Нәүрүздә халыкны сыйлыйлар иде быел монысы да юк. Татар йөрәген акрын-акрын битарафлык баса бара түгелме? Нардуган, Масленница кебек чит бәйрәмнәргә барырга яратабыз без, Нәүрүзне исә искә дә алмыйбыз. Кайтарырга кирәк бу чараны, төрки гаиләбездә үзебезне тулы канлы халык итеп сизү өчен, яшь буынны милли хисләр белән тәрбия кылу бер Сабантуйда гына булмасын! (Әле анысы да милли төсмерен югалта бара).

Без урамда кешеләрнең "Нәүрүз" бәйрәме хакында ни уйлауларын белештек.

Тәнзилә Бикмурзина, пенсионер:

- Бу бәйрәм хакында мин балачакта әбиләрдән ишетеп белә идем. Кар эреп бетмәгән була иде, дип сөйли иде ул. Нәүрүз җырларын җырлап өйдән-өйгә коймак белән чәй эчеп , яз җитә, тиздән сабанга чыгабыз, диеп әйткәне хәтердә. Шәһәрдә үткәрсәләр бик теләп барыр идем, юк, бит.

Фәридә Ямашева, вакытлыча эшләми:

- Без, булырбыз инде сантый халык. Нәүрүз шул татарныкы да ич ул.Аның дингә катнашы юк, Аллаһы Тәгалә тыймый аны. Аек бәйрәм. Әнә ислам дине нинди көчле Үзбәкстанда стадионда үткәрәләр. Без татар халкына үз-үзебезне хөрмәт итү җитми шул.

Илдар Хатыйпов, машина йөртүче:

- "Нәүрүз" гә бәйрәм статусы биреп ял көне ясарга кирәк. Сайлаган депутатларыбызга әйтәм мин бу сүзне. Чаллыда Азатлык мәйданында урын бар бит, шунда күңел ачу чаралары үткәрергә була, казан асып пылау пешерергә, коймак белән чәй эчү урыннары булдырып бәйрәм итсәк, шәп була , чынлап. Тукай әйтмешли, "Безнең халык үлгәнме, әллә йоклаганмы?".

Исемен әйтергә теләмәгән ханым:

- "Нәүрүз" элек заманнарда татар халкында булганын беләм. Мин аның һәр татар авылында, республикабызның һәр шәһәрендә уздырылуын теләр идем. Шәһәр бюджетында аны үткәрүгә акча каралсын иде, Сабантуйга кебек. Бер булмаса эшмәкәрләр бирсен акчаны. Салымын түләп торабыз, бәйрәм итәргә дә хаклыбыз.

Чаллыда зурлап "Нәүрүз" үткәрелмәгәнгә үпкә-әрнүләр катыш хисне йотып, барлык милләттәшләребезне ошбу бәйрәм белән тәбрик итәбез. "Нәүрүз" мөбарәкбад!

Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: