Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОДН өчен түләмибез!

Татарстанның күпкатлы йортларында яшәүчеләр июль аеннан гомумйорт ихтыяҗлары өчен (ОДН) акча түләмәячәк. 14 июльдә ТР Министрлар Кабинетында шул хакта карар кабул ителде. Узган елның 28 декабрендә республикада "Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында" карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә "гомумйорт ихтыяҗлары" өчен...

Татарстанның күпкатлы йортларында яшәүчеләр июль аеннан гомумйорт ихтыяҗлары өчен (ОДН) акча түләмәячәк. 14 июльдә ТР Министрлар Кабинетында шул хакта карар кабул ителде. Узган елның 28 декабрендә республикада "Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында" карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә "гомумйорт ихтыяҗлары" өчен түләүләрне махсус исәпләү җиһазлары урнаштырылмаган фатирларга бүлеп түләтә башладылар.

Бу халыкта ризасызлык уятты. Алар Татарстан прокуратурасына яңа кагыйдәләрнең Россия Торак кодексына туры килмәве турында белдереп, шикаятьләр яздылар.
Прокуратура әлеге документның дөреслеген тикшерде. Нәтиҗәдә, ТР хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карардагы кайбер кушымталарның федераль законга каршы булуы ачыкланды.

Анда электр энергиясе, салкын һәм кайнар судан файдаланган өчен түләү формулалары билгеләнгән иде. Чынлыкта алар РФ хөкүмәте билгеләгән таләпләргә каршы килә икән. Нәтиҗәдә, Татарстан прокуратурасы әлеге документны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, хөкүмәткә махсус протест юллады.

- Министрлар Кабинеты безнең протестны игътибарсыз калдырды. Шунлыктан, гариза белән судка мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле, судтан әлеге документның федераль законга каршы килүе сәбәпле, аны гамәлдән чыгаруны сорадык. Безнең гариза гражданнардан килгән башка шундый ук гаризалар белән кушылды, - диләр республика прокуратурасында.

Әлеге эш буенча соңгы суд утырышы 16 июльдә булды. Анда суд игътибарына Министрлар Кабинетының яңа карары тәкъдим ителде. Әлеге документ нигезендә, Татарстан хөкүмәтенең "Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү турында"гы карары гамәлдән чыккан дип санала. Димәк, июль ае счет-фактураларында халык телендә ОДН дип йөртелүче гомумйорт ихтыяҗларына түләү графалары юкка чыгарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев