Шəhри Чаллы

Өмәдә катнашыйк!

16 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узачак. Гадәттәгечә, бу көнне шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планлаштырылган.

«Актив тормыш позициясе булган Чаллы халкына идарә итү компанияләре белән бергә территорияләрне җыештыруга кушылырга тәкъдим итәбез. Катнашырга теләүчеләрне эш кораллары белән тәэмин итәчәкбез, үзегез белән бары тик яхшы кәеф кенә алырга кирәк! Әлеге чарадан берәү дә читтә калмасын иде, чисталыкны һәркем ярата бит», – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер шәһәрдә санитар-экологик айлык бара, 10 сентябрьдән агачлар утырту эше дә дәвам итә.
«Ниндидер сәбәпләр аркасында юк ителгән бер агач урынына өчне утыртабыз. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Көзге утырту – ул иң продуктив, чөнки бу чорда утыртылган агачларның күбесе үсеп китә ала. Утырту материалы җитәрлек, алар белән безне «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе тәэмин итә», – дип билгеләп үтте Илья Зуев.
Сентябрь-октябрь айларында исә шәһәрдә барлыгы 8 мең 128 агач һәм куак утыртылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: