Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсия күләме җенескә бәйле була

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы халыкка пенсиянең тупланма (накопительный) өлешен түләү срокларын билгеләү кагыйдәләре белән Хөкүмәт карары проектын эшләде, дип яза "Известия". Бу түләү сроклары буенча айлык түләнә торган акча күләме дә билгеләнә. Яңа методиканы куллану хатын-кызларның пенсиясе, ир-атларныкына караганда, якынча 20 процентка кимрәк булуына китерәчәк. Хәзер мондый дифференциация...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы халыкка пенсиянең тупланма (накопительный) өлешен түләү срокларын билгеләү кагыйдәләре белән Хөкүмәт карары проектын эшләде, дип яза "Известия". Бу түләү сроклары буенча айлык түләнә торган акча күләме дә билгеләнә. Яңа методиканы куллану хатын-кызларның пенсиясе, ир-атларныкына караганда, якынча 20 процентка кимрәк булуына китерәчәк. Хәзер мондый дифференциация юк: Хөкүмәттә халык пенсиягә чыга торган яшьне исәпкә алырга карар иттеләр. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы проекты пенсиянең тупланма өлешен түләүнең көтү чорын исәпләү методикасын яңарта - бу айлар саны, алар дәвамында пенсиягә чыккан вакыттан гражданның җыелма өлешеннән акча түләнелә. Бу чор озынрак булган саен, пенсионер ай саен ала торган акча күләме кимрәк була: тупланма акча күләме айлар санына бүленә. Бу күрсәткечләрне исәпләү методикасы буенча һәрвакыт россиялеләрнең уртача гомере исәпкә алына иде, әмма бүгенгә кадәр пенсиягә чыгу яше исәпкә алынмады. "Иминият пенсияләре турында"гы закон буенча ир-атлар лаеклы ялга 60 яшьтән чыга ала, ә хатын-кызлар - 55 яшьтән. Бу 1932 елдан бирле шулай. Ул вакытта Росстат исәпләүләре буенча, 2013 ел мәгълүматларына караганда, халыкның 60 яшьтән соң гомер озынлыгы - 18,95 ел (227 ай), ә россиялеләрнең 55 яшьтән соң - 22,5 ел (270 ай) диелгән, карар проектының аңлатмасында. Шулай итеп, яңа методика буенча ир-атларга тупланма пенсияне түләү чоры 227 ай тәшкил итә, ә хатын-кызларга - 270 ай, бу 20 процент аерма айлык акча күләмендә чагылачак. Хәзер "Тупланма пенсия турында"гы закон буенча барлык гаржданнар өчен пенсиянең тупланма өлешен түләү чоры бертөрле - 19 ел (228 ай). Проектта бу методика Россия Пенсия фонды һәм Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлар тарафыннан 2016 елдан кулланыла дип каралган. Шул ук вакытта пенсиягә чыкканнан соң яшәү чоры ел саен 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча билгеләнәчәк. Аерым алганда, 2016 елда бу күрсәткечне исәпләү өчен 2014 елгы статистика исәпкә алыначак. Проектта аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, яңа алым фаразланган күрсәткечләрдән озаграк яшәгән пенсионерларга түләү өчен акча ихтыяҗын кыскарту мөмкинлеге бирә. Ягъни мондый гражданнарга пенсиянең тупланма өлеше тулысынча түләнгән һәм алар киләчәктә пенсиянең иминият өлшен генә алачак. Әгәр аның күләме яшәү минимумыннан кимрәк икән (Россиядә 2015 елда ул 7,2 мең сум), дәүләткә бюджет исәбенә бу аерманы түләргә кирәк булачак. Бу методика гамәлгә куелган очракта, 2030 елга кадәр мондый социаль түләүләр алучы пенсионерлар саны арту фаразланмый. Хәзер мондый түләүләрне берничә миллион кеше ала, ә бюджет 2040 елда 5,3 млрд сум экономияли, 2050 елда - 124,7 млрд сум, дип исәпләгәннәр министрлыкта. Яңа схеманың йогынтысы, пенсиягә чыгучыларга караганда, хәзерге пенсионерларга азрак булачак. Россиялеләр пенсиясенең тупланма өлеше 2002 елдан формалаша. "Известия"гә Россия Пенсия фондыннан белдерүләренчә, бүген тупланма пенсиянең уртача күләме - 673 сум, шул ук вакытта иминият пенсиясенең уртача күләме - 11,6 мең сум чамасы тәшкил итә. (Татар-информ агентлыгы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев