Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Песошин коронавируска бәйле чикләүләрнең саклануын искәртте

Пандемия башланганнан бирле республикада 1481 кеше үлгән, соңгы тәүлектә 6 кеше вафат булган.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны тотрыклы. Чирләүчеләр саны бераз кимегән. 8 гыйнвар мәгълуматлары буенча Татарстанда барлыгы 43 мең 447 кеше чирләгән. Узган тәүлектә бу сан 94. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле республикада 1481 кеше үлгән, соңгы тәүлектә 6 кеше вафат булган. Песошин республикада барлык чикләүләр саклануын искәртте.

«Яңа елга багышланган чаралар дәвам итә. Тынычланырга ярамый. Барлык чаралар профилактика һәм санитар таләпләр буенча оештырылырга тиеш», — дип ассызыклады премьер-министр.

Ул эпидемиягә каршы чараларны үтәүне тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды. «Коронавиурска бәйле вәзгыять бераз яхшырса да, тынычланырга иртә әле. Шуңа күрә эшчәнлекне элеккеге режимда дәвам итәбез», - диде ул.

Республикада вакцинаның беренче компонентын – 2 млн 293 мең  281, икенчесен 1 млн 862 мең кеше алган. 60 яшьтән өлкәннәр арасында 569 мең  683 кеше вакцина ясаткан. 138 мең кеше вакцинаны яңадан ясаткан. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 454 мең  доза вакцина бар. Аны 170 пунктта ясатырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларны Татмедианың Telegram-каналыннан укыгыз. Тулырак.

https://www.tatar-inform.ru/news/pesosin-predupredil-cto-vse-ogranicitelnye-mery-v-tatarstane-soxranyayutsya-5849656?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fyandex.ru%2Fnews%2Fstory%2FPesoshin_predupredil_chto_vse_ogranichitelnye_mery_vTatarstane_sokhranyayutsya--cdd6eff7dbc17fad0de322566c5294ba

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев