Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Победа" - спортчыларны кабул итәргә әзер

Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.

Чаллыда төзелгән яңа футбол манежы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итте.

Төзелешкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның декабрендә старт бирде. “Без җәйге чорда гына футбол белән шөгыльләнергә мөмкин булган климатик шартларда яшибез. Әлбәттә, бу булачак спортчыларны әзерләүдә һәм, гомумән, футбол яратучыларда нык чагыла. Шуңа күрә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый проектларны гамәлгә ашыру турында Карар кабул ителде. Бу махсус спорт проектлары, без аларны киләсе елда файдалануга тапшырачакбыз. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга дип саныйм, - диде ул чакта Рөстәм Миңнеханов.

90 һәм 45 метрлы футбол кыры манежы «Гренада»паркында урнашкан. Футбол манежы ябык, спортчылар биредә ел әйләнәсе күнегүләр үткәрә алсын өчен эшләнгән. Спорт үзәге барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә Татарстанда тагын өч ябык спорт манежы – Казанда ике (футбол һәм Футбол-Регби) һәм берсе-Түбән Камада (футбол) файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Барлык дүрт спорт объектын финанслау республика бюджетыннан алып барыла.

Мәгълүмәт Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация