Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция хезмәткәрләре бәйрәм итә

Чаллыда хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке рухта билгеләп үтәләр.

Яр Чаллыда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты: "Яр Чаллы полиция гарнизоны һәрвакыт республикада алдынгы урыннарны били. Бөтенсоюз удар төзелешенең беренче елларындагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә сынап, катлаулы 90нчы елларны узып, шәһәрдә Чаллы милициясенең куәтле нигезен формалаштыра. Без сезнең хезмәтегез белән горурланабыз. Сез масштаблы бәйрәмнәр, зур халыкара чаралар уздыру вакытында куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Без алга таба да шәһәребезнең тынычлыгы өчен бергәләп эшләячәкбез", – дип билгеләп үтте Ринат Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев