Шəhри Чаллы

Премьер-министр Чаллыны үрнәк итеп күрсәтте

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрнең идарә командалары вәкилләрен өйрәтү программасы буенча лекция укыды. Ул "Иң яхшы практиклар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" дигән темага чыгыш ясады. Илдар Шәфкатович үзенең чыгышында Чаллының алгарышлы үсеш территориясе һәм "Мастер" Кама индустриаль паркы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә биредәге 640 мең квадрат мәйданда 250дән...

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрнең идарә командалары вәкилләрен өйрәтү программасы буенча лекция укыды. Ул "Иң яхшы практиклар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" дигән темага чыгыш ясады.

Илдар Шәфкатович үзенең чыгышында Чаллының алгарышлы үсеш территориясе һәм "Мастер" Кама индустриаль паркы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә биредәге 640 мең квадрат мәйданда 250дән артык резидент эшли. 2016 ел нәтиҗәләре буенча алар 45 миллиард сум табыш алганнар.

Татарстанда барлыгы 62 сәнәгать паркы оештырылган, аларда 354 компания эшли. Алар бер ел эчендә 167 миллиард сумлык товар җитештергәннәр. Парклар Татарстанның 7 моношәһәрендә - Чаллы, Алабуга, Чистай, Түбән Кама, Кама аланы, Менделеевск һәм Яшел Үзәндә бар.

Хөкүмәт башлыгы республика җитәкчеләренең һәр проектның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотуын да билгеләп үтте. "Мондый җитди караш Чаллыны Россиядә беренче алгарышлы үсеш территориясе (ТОСЭР) итте", - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: