Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рамазан аебыз мөбарәк булсын!

Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезне якынлашып килүче Изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан ае уразасы хакында болай дип җиткерә: "Ий, иман китергәннәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан...

Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне якынлашып килүче Изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан ае уразасы хакында болай дип җиткерә: "Ий, иман китергәннәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде. Шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз" (2-183). Димәк ки, Рамазан уразасы үзен мөселман дип санаган, балигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркайсыбыз өчен мәҗбүри гамәл булып тора.

Рамазан ае быел да кызу, озын көннәргә туры килә. Ошбу изге гамәлне үтәүдә зур сабырлык, күндәмлек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә ала. Раббыбыз Аллаһ әйтә: "Чынлап та, сабырларга исәпсез-хисапсыз әҗерләр бирелер" (39-10). Әби-бабаларыбыз уразалы килеш көнозын эссе кояш астында кырда эшләгәннәр. Ул вакыттагы авыр хезмәтне, чикле ашау-эчүне күз алдына китерик. Аларның тормыш рәвеше безгә үрнәк түгелме?

Ошбу айда Аллаһы Тәгалә безгә күп нигъмәтләр бирә, кылган изгелекләребезгә әҗер-савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә. Рамазан тәкъвалыгыбызны сынау, рухыбызны һәм тәнебезне савыктыру өчен менә дигән форсат, дин тотучылар өчен зур бүләк. Рамазан ул - дөньяга алданмыйча ахирәткә әзерләнү, рух, калебне ныгыту мәктәбе. Тәкъва мөселманнар бу айда Коръәнне башка айлардан күбрәк укый, аятьләрнең тирән мәгънәләре хакында ешрак уйлана, алардан үзенә күп файда ала.

Уразага ният итүче үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән, дару эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бәлки начар уйлардан, начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән тыеп тора. Аллаһы Тәгалә авыруларга, юлда булучыларга мәрхәмәт күрсәтеп әйтә ки: "Сездән кем Рамазан аена килеп җитә, аны уразада үткәрсен. Әгәр ул чирле яки сәфәрдә булса, ул вакытта калдырылган көннәрне башка вакытта тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми" (2-185). Йөкле хатын-кызлар, бала имезүче аналар, ураза үзләренең һәм балаларының сәламәтлегенә зыян китерә дип курыкса, аны казага калдырып, башка көннәрдә икенче Рамазанга кадәр тотып бетерә. Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар да аны казага калдырып, икенче вакытта тоталар. Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен фидия сәдакасы түли. Быел ул нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан һәр көн өчен 200 сум күләмендә билгеләнде. Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде. Ул бер кешегә арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум. Зәкят түләү өчен нисаб алтын бәясеннән чыгып исәпләгәндә (85 грамм) - 170 мең сум, көмеш бәясеннән чыгып исәпләгәндә (592 грамм) - 17 мең сум. Голәмәләр Шурасы Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкәгать укытырга тиеш дигән фикергә килде.

Рамазан - юмартлык, рәхимлелек ае. Аллаһы Рәсүле кешеләр арасында иң юмарты иде. Һәм Рамазан аенда аның бу юмартлыгы тагын да арта торган булды. Әйдәгез, бу айда сәдакаларыбыз белән мескен-фәкыйрьләрне сөендерик, туганнарыбызның, ата-аналарыбызның хәлен ешрак белик. Берничә йөз сумнан малыбыз кимемәс, ә менә мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелен күтәрә алырбыз.

Рамазан мөселманнар бердәмлеген ныгыта, баен-ярлысын якынайта, байларга ярлылар хәлен ныграк аңларга ярдәм итә.

Аллаһының рәхмәте белән, быел Рамазан аена 17 июнь кичендә керәбез. Бу кичтә беренче тәравих. Беренче сәхәр - 18 июнь иртәсендә.

Рамазан аеның һәр көне изге эшләрдә, изге догаларда узсын! Ул безгә үзебезне тәмугтан коткару өчен зур мөмкинлекләр бирә. Аллаһы Тәгалә булган мохтаҗлыгыбызга күрә һәрберебезгә Үзенең ярдәмнәрен ирештерсен һәм туры юлыннан барырга иман көче, тәкъвалык бирсен!

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев