Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәт, сезгә, үткен каләм осталары

Сигез ветеран республикабызның шушы бүләген кабул итеп алды.

­Чал­лы та­ри­хын­да як­ты эз кал­дыр­ган шә­хес­ләр, төр­ле һө­нәр ия­лә­ре бай­так. Шу­лар­ның бер­се жур­на­лист­лар­дыр мө­га­ен. Алар КА­МАЗ һәм Чал­лы тө­зе­лә баш­ла­ган ел­лар­да ки­леп ха­лык­ка ту­лы мәгъ­лү­мат би­рү­дә, эш­че­ләр­нең ру­хын кү­тә­рү­дә ар­мый-тал­мый хез­мәт куй­ды­лар.Ул ел­лар­да га­зе­та-жур­нал­лар­ның ки­лү­ен ке­ше­ләр кө­теп ала иде. Таш­ка бас­кан һәм ра­дио-те­ле­ви­де­ние аша әй­те­лә­гән сүз­нең кө­че әй­теп бе­тер­ге­сез иде. Шул чор­да эшә­гән ка­лә­ам ия­лә­ре оны­тыл­ды ди­сез­ме? Һич юк, шә­һәр тан­та­на­лар са­ра­ен­да ве­те­ран-жур­на­лист­лар­ны хөр­мәт­лә­де­ләр. Алар­га ТАС­СРның 100 ел­гы­гы­на чы­га­рыл­ган ис­тә­лек бил­ге­лә­ре тап­шыр­ды­лар.

 

Мөм­кин бул­са ве­те­ран-жур­на­лист­лар­ның ба­ры­сын да бү­ләк­ләр­гә мөм­кин бу­лыр иде. Си­гез ве­те­ран рес­пуб­ли­ка­быз­ның шу­шы бү­лә­ген ка­бул итеп ал­ды. Алар, Или­сә Га­ни­е­ва Та­тар­стан­да бе­рен­че бәй­сез мәгъ­лү­мат агент­лы­гын оеш­ты­ру­чы. Ул - «Ха­тын-кыз яз­мыш­ла­рын­да соң­гы йөз ел» ки­та­бы ав­то­ры. Рә­ис За­ри­пов озак ел­лар дә­ве­рен­дә хез­мәт ке­ше­лә­ре, көн са­ен җиң сыз­га­нып эш­ләп, шә­һәр­не ях­шыр­ту­чы­лар, аның үсе­ше­нә өлеш кер­тү­че­ләр ту­рын­да йөз­лә­гән очерк­лар ту­ды­ру­чы ка­ләм ия­се, та­ныл­ган жур­на­лист – Тать­я­на Дро­но­ва, Зә­ки Хә­нә­фи­ев 1990 ел­дан 2003 ел­га ка­дәр «НУР» га­зе­та­сын­да эш­ли, 2010 ел­га ка­дәр «Вес­ти КА­МА­За» га­зе­та­сы­ның та­тар те­лен­дә­ге дуб­ля­жын җи­тәк­лә­гән жур­на­лист. Флү­зә Фар­ра­хо­ва “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­ның элек­ке­ге мө­хәр­ри­ре, Габ­дел­ба­рый Дә­ү­ләт­гә­рә­ев 15 ел «Чел­нинс­кие из­вес­тия» га­зе­та­сын­да хез­мәт куя. "Ал­тын ка­ләм" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы җи­ңү­че­се. Жур­на­лис­ти­ка­ның та­гын ике ве­те­ра­ны Ва­ле­рий Арак­че­ев һәм Вла­ди­мир Жи­гульс­кий­га ис­тә­лек­ле ме­даль­ләр ае­рым тап­шы­ры­ла­чак.

Тан­та­на­да Бө­тен дөнья те­ле­ве­де­ние көг­не уңа­ен­нан бү­ген­ге көн­дә шә­һәр мас­са кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да хез­мәт ку­ю­чы жур­на­лист­лар­ны, опе­ра­тор­лар­ны, те­ле­ви­де­ние һәм ра­дио хез­мәт­кәр­лә­рен дә ха­ким­нең рәх­мәт хат­ла­ры, мак­тау кә­газь­лә­ре һәм Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты гра­мо­та­лы бе­лән бү­ләк­лә­де­ләр.Хез­мәт­тә­ше­без ”Шәһ­ри Чал­лы”­га­зе­та­сы жур­на­лис­ты Ми­лә­ү­шә Зә­ки­е­ва Яр Чал­лы шә­һә­ре Баш­кар­ма ко­ми­те­ты Рәх­мәт ха­ты бе­лән бү­ләк­лән­де.

Ча­ра­да кат­на­шу­чы­лар­ны шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев сә­лам­лә­де. Шә­һәр баш­лы­гы бил­ге­ләп үт­кән­чә, Яр Чал­лы – тө­зү­че­ләр, энер­ге­тик­лар һәм ма­ши­на тө­зү­че­ләр шә­һә­ре ге­нә тү­гел. Бу әле та­лант­лы жур­на­лист­лар шә­һә­ре дә, алар­ның исем­нә­ре шә­һәр елъ­яз­ма­сы­на ал­тын хә­реф­ләр бе­лән язы­лыр­га ти­еш. "Ка­дер­ле дус­лар, сез­гә иҗа­ди хез­мә­те­гез, те­ле­ви­де­ние эк­ран­на­рын­нан, га­зе­та­лар­дан, элек­трон мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­нан без­нең шә­һәр­дә бар­ган бар­лык ва­кый­га­лар ту­рын­да дө­рес итеп сөй­лә­ве­гез өчен рәх­мәт. Чал­лы жур­на­лис­ти­ка­сы­ның сти­лен бул­ды­ру­ның чиш­мә ба­шын­да тор­ган ка­ләм һәм мик­ро­фон ос­та­ла­ры бул­ган хөр­мәт­ле мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры ве­те­ран­на­ры­на чын кү­ңел­дән их­ти­рам хи­сен һәм рәх­мә­тем­не җит­ке­рәм. Алар шә­һәр һәм Ка­мАЗ тө­зе­ле­ше ел­ла­рын­да фи­да­карь хез­мәт ит­те­ләр, Чал­лы үсе­ше­нә һәм чә­чәк ату­ы­на зур өлеш керт­те­ләр", - дип кот­ла­ды шә­һәр баш­лы­гы.

Җа­вап сү­зе бе­лән ТР Жур­на­лист­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы бү­ле­ге җи­тәк­че­се Мир­һа­ди Ра­зов чы­гыш яса­ды. Ул ве­те­ран ка­ләм­дәш­лә­рен шу­лай зур­лап хөр­мәт­лә­гән өчен На­ил Гам­бәр улы­на рәх­мәт бел­дер­де. Ә ве­те­ран­нар­га исән­лек-сау­лык, озын го­мер те­лә­де.

Ки­чә­не шә­һә­ре­без сән­гать кол­лек­тив­ла­ры, җыр­чы­лар, би­ю­че­ләр үз­лә­ре­нең ма­тур чы­гыш­ла­ры бе­лән би­зә­де. Фо­йе­да шә­һәр та­ри­хы му­зее хез­мәт­кәр­лә­ре оеш­тыр­ган мат­бу­гат һәм те­ле­ви­де­ни­е­гә ба­гыш­лан­ган күр­гәз­мә эш­лә­де.

 

 Ил­дар Ис­ла­мов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация