Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә

Бүген, 18 декабрь сәгать 12дә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә. Матбугат конференциясен яктырту өчен 1, 2 меңнән артык журналист аккредитацияләнгән. Шулай ук ул "Россия 1", "Россия 24" һәм "Первый канал".да туры эфирга чыга. Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы - 10 нчысы. Ул...

Бүген, 18 декабрь сәгать 12дә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә. Матбугат конференциясен яктырту өчен 1, 2 меңнән артык журналист аккредитацияләнгән. Шулай ук ул "Россия 1", "Россия 24" һәм "Первый канал".да туры эфирга чыга.

Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы - 10 нчысы. Ул 1 нче зур матбугат конференциясен 2001 елда үткәрде, анда 500 дән артык журналист аккредитацияләнгән иде.

2001 елдан башлап Путин журналистлар белән ел саен очраша. Бары тик ул 2008 елның маеннан 2012 ел маена кадәрге выакытта Премьер-министр булганда гына матбугат конференцияләре үткәрелмәде. Әмма 2012 елда, 6 еллык срокка дәүләт башлыгы булып сайлануга, зур матбугат конференцияләре үткәрү практикасын яңадан дәвам итте, дип белдерә ТАСС.

Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы да, гадәт буенча, берничә сәгать дәвам итәр дип күзаллана. Иң кыска очрашу 2011 елда 1 сәгать 33 минут булган иде, ә иң озын конференция 2008 елда теркәлгән: ул вакытта Путин сорауларга 4 сәгать 40 минут дәвамында җавап бирде. Узган ел журналистлар Путин белән 4 сәгатьтән артыграк сөйләште. Әгәр шундый ун чараның дәвамлылыгын кушсак, Путин ММЧ вәкилләренә сорауларына бер тәүлектән артык, ягъни 30 сәгатьтән артык җавап биргән булып чыга.

Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев