Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Президенты Татарстанны илкүләм инвестицион климат рейтингында җиңү белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул анда Татарстанны федерациянең башка субъектлары арасында төбәкләрдәге инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта җиңүе белән котлады.

"Мин җиңүчеләрне котлауларга кушылырга телим. Аларның Татарстан Республикасы, Белгород һәм Калуга өлкәләре булуын искәртәм. Тула, Владимир, Төмән, Киров, Липецк, Орлов өлкәләре һәм Мәскәү шәһәренең дә сизелерлек уңышка ирешүен әйтеп узасы килә", - дип дәүләт башлыгы сүзләрен китерә "Новости" РМА.

Владимир Путин: "Нәтиҗәләргә карап фикер йөртсәң, бездә инде лидерлар үзәге формалашты, алар традиция буенча рейтингның беренче баскычларын били. Ә калганнар кайда дигән сорау туа", - дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев