Россия Президенты үз хезмәт хакын 10 %ка киметергә булган.
Россия Президенты Владимир Путин үз хезмәт хакын 10 %ка киметергә булган. Кремльнең рәсми сайтында шул хактагы Указ пәйда булды. Владимир Путин үз хезмәт хакын гына "кисеп" калмаган. Рәсми документта, 1 марттан 31 декабрьгә кадәр Россия Хөкүмәте рәисе, Генераль прокурор һәм Тикшерү комитеты рәисе хезмәтләре өчен түләүнең дә 10 %ка кимиячәге...
Россия Президенты Владимир Путин үз хезмәт хакын 10 %ка киметергә булган. Кремльнең рәсми сайтында шул хактагы Указ пәйда булды.
Владимир Путин үз хезмәт хакын гына "кисеп" калмаган. Рәсми документта, 1 марттан 31 декабрьгә кадәр Россия Хөкүмәте рәисе, Генераль прокурор һәм Тикшерү комитеты рәисе хезмәтләре өчен түләүнең дә 10 %ка кимиячәге әйтелә.
Владимир Путин Указы нигезендә, 1 майдан ел азагына кадәр Президент хакимиятендәгеләрнең һәм хөкүмәт аппаратындагы дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы да 10 %ка кыскара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев