Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим. Конгрессның һәр съезды - көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтү символик мәгънәгә ия. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде. Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә ул күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты. Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза. Алар арасында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, Бөтенроссия туган якны өйрәнүче татарлар съезды. Шулай ук, Татар галимнәре, укытучылары форумнары; «Идел йолдызлары», «Урал сандугачы», «Дуслык җыры», «Таң йолдызы», «Көзге Иртыш моңнары» фестивальләре, «Искер җыены» - Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале; «Татар кызы» халыкара конкурсы, журналистлар һәм масса-күләм матбугат чаралары арасында узучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия конкурсы киң танылды. 2014 нче елдан Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» интернет-студиясе эшли. «Татарлар», «Халкым минем» телевизион тапшырулар, ай саен чыга торган «Халкым минем» газетасы турында да әйтми мөмкин түгел. Чит илдәге һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның кызыклы башлангычларын билгеләп үтәсе килә: Казахстан татарлары конгрессы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясының «Туган тел» берләшмәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Австралия һәм Кытай татар иҗтимагый берләшмәләре зур эш алып бара. Ульян, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Курган өлкәләре, Чуваш республикасы, Новосибирск, Сарытау һәм Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы төбәк оешмалары бигрәк тә зур хезмәт куя. Яшьләр белән эшләүгә аеруча басым ясала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы популярлашып килә. Әлеге юнәлешне киләчәктә дә үстерү кирәк. Үзара бәйләнешнең яңа төрләрен, беренче чиратта, ИТ-технологияләрне, куллану мөһим. Татар социаль челтәрләре киң тарала бара. Мәсәлән, Инстаграмдагы социаль челтәр 130 мең, ВКонтакте - 430 мең кешене туплый. Милли бәйрәмебез Сабантуйны популярлаштыру өчен зур көч куела. Европа, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйларын уздыру матур гадәткә әйләнде. Күптән түгел бәйрәм Әстерханда һәм Пенза өлкәсендә үтте. Быел Сабантуй Россиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узды һәм ватандашларыбыз тормышында күркәм вакыйгага әйләнде. Бу конгрессның зур эше, республика, Россия төбәкләре һәм чит ил хакимиятләре булышлыгы, күпсанлы энтузиастлар хезмәте нәтиҗәсе. Сабантуй ватандашларны һәм чит илдә яшәүче халыкларны татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Бәйрәм - милли-мәдәни байлыгыбыз. Аны ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Сез әлеге башлангычны хупларсыз дип уйлыйм. Ел саен үтүче татар дин әһелләре форумын да билгеләп үтәсем килә. Ислам дине - милләтебезнең аерылгысыз өлеше. Форум замана куркынычларына каршы тора. Ул актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, бердәм карарга килү мәйданчыгына әйләнде. Конгрессның иң зур казанышы - аның кешеләре. Хөрмәтле съездта катнашучылар, сезнең барыгызга да зур рәхмәт! Сез милләтебез киләчәге, телне, бай мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен янып яшисез. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисләре Индус Ризак улы Таһиров һәм Ринат Зиннур улы Закиров куйган олы хезмәтне билгеләп үтәсе килә. Шулай ук Казахстандагы Тәүфыйкъ Кәримов, Үзбәкстандагы Ришат Нәбиуллин, Австралиядәге Рөстәм Садри, Алманиядәге Бари Дианов һәм Венера Вәгыйзова, Кытайдагы Торсынтай Галиев һәм Абдулла Аббас, Кыргызстандагы Гөлсинә Үлмәскулова, Литвадагы Таирас Кузнецовас, Финляндиядәге Атик Али һәм башкалар конгресс эшенә зур өлеш кертәләр. Илебез төбәкләрендә - Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Тамир Алимбаев (Омск), Вәгыйзь Фәйзуллин (Красноярск), Әмир Гәрәев (Новосибирск), Фәрит Гибатдинов (Чувашия), Нурулла Саттаров (Төмән), Лена Колесникова (Чиләбе), Рәмис Сафин (Ульян), Бакир Акзегитов (Пенза), Камил Аблязов (Сарытау), Люция Вафина (Башкортостан), Марат Юнысов (Курган) һәм башкалар аеруча актив эшлиләр. Конгресс татар милли-мәдәни федераль автономиясе белән уңышлы эш итә. Автономияне күп еллар дәвамында Илдар Ирек улы Гыйльметдинов җитәкли. Аңа зур рәхмәт! Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту вәкаләте Республика Конституциясендә беркетелгән (14 нче маддә). Татарлар, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Шуңа күрә безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычы тора. Без татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез, Бөтендөнья татар конгрессы проектларына ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары линиясе буенча да булышлык күрсәтелә. «Без бергә» газетасы бастырыла, ТНВ-планета телевизион каналы эшли, балалар өчен канал булдырыла, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясенә үзгәреш кертелде. Нокта tatar доменында татар сайты эшли башлады, «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталы булдырылды. Анда бүген 1100дән артык китап җыелган. Татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауда хөкүмәт дәрәҗәсендә булган килешүләр һәм беркетмәләр ярдәм итә. Бүген Татарстан белән чит илләр арасында 26, Россия төбәкләре белән 74 хөкүмәтара килешү төзелгән. Алар кысасында, шул исәптән без ватандашларга да булышабыз. Россия төбәкләренә һәм чит илләргә барганда республика җитәкчелеге программасына һәрвакыт татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар кертелә. Әлеге эшкә Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавров югары бәя бирде. Даими булышлык күрсәтүләре өчен без аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Татарларга илебездә яшәүче барлык халыкларның милли телләре, мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре уңышлы үсешен тәэмин иткән көчле Россия кирәк. Әлеге мәсьәләләрне чишүдә ышанычлы гарант булып безнең милли лидер - ил Президенты Владимир Владимирович Путин тора. Аның эзлекле карашлары халыкларның милли үсешен, тынычлыкны һәм татулыкны саклауга юнәлгән. Татарстанның халыкара танылуы - республика һәм киң җәмәгатьчелекнең актив эше нәтиҗәсе. Казанда зур бөтенроссия һәм халыкара форумнар һәм ярышлар уза. Республика инвестицияләр җәлеп итә, 145 ил белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерә, төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керә. Татарстанны танытуда Казанның 1000 еллыгы, Бөтендөнья җәйге Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы шикелле масштаблы проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуы ярдәм итте. 2018 елда республика башкаласы футбол буенча дөнья Чемпионаты уеннарын кабул итәчәк. 2019 елда бездә Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеге WorldSkills, ә 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Россиянең ЮНЕСКО карамагында булган 29 объектының өчесе - республикада урнашкан. Бу - Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарихи-археология комплексы һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение соборы һәм монастыре. Республиканың уңышлы үсеше, уникаль тарихи объектларны торгызу күпләгән туристны җәлеп итә. Бу өлкәдә Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан лидерлар санына керә. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада якынча 3 миллион кеше кунак булды. Дөньяның катлаулы булуы, күп тискәре процесслар халыкларның милли-мәдәни үсешендә чагылыш таба. Бу күренешләргә каршы тору, телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы башлангычларга һәм проектларга булышу бик мөһим. Кызганычка каршы, әлеге әһәмиятле эш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан һәрвакытта да аңлау тапмый. Без иҗтимагый оешмаларның актив һәм нәтиҗәле эшенә, шул ук вакытта федераль үзәкнең ярдәменә ышанабыз. Әлеге көнүзәк сораулар хәзерге вакытта әзерләнеп килүче Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте турындагы законда чагылыш тапса, бу бик дөрес булыр иде дип уйлыйм. Бүгенге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе бик катлаулы. Төрле сәбәпләр аркасында телне татарларның бердәмлегенә, үзебезне бердәм милләт итеп тоюга киртә булмаска тиеш диеп уйлыйм. Татарларны халкыбызның нык рухы, милли хәзинәләргә, мәдәни байлыкка, гореф-гадәтләргә тугрылык берләштерә. Милләт буларак билгеләүче бөтен әйбер безне берләштерергә тиеш. Бөек мәдәнияткә һәм милли рухка якын булу телне өйрәнүдә дә ярдәм итәр дип ышанам. Монда «Ана теле» һәм «Татар иле» кебек ресурсларның роле зур. Бүген татар дөньясы Россиядә һәм җир йөзендә киң танылган исемнәргә бай. Безне барыбызны да татар булуыбыз берләштерә. Сезгә Төркиядән Надир Дәүләт, Финляндиядән Окан Дахер, Кыргызстаннан Рәйсә ханым Атамбаева, АКШтан Идел һәм Юлай Шамильоглу, Алманиядән София Гобәйдуллина һәм Рәшит Сюняев һәм башкалар яхшы таныш. Без Россиянең танылган татарлары - Роальд һәм Ренад Сәгъдиевләр, Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев, Альбина Шаһиморатова, Роберт Нигъмәтуллин, Ренат һәм Рәсим Акчуриннар, Шамил Тарпищев, Аида Гарифуллина белән горурланабыз. Тарихта тирән эз калдырган Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Хөсәен Ямашев, башка мәдәният һәм сәнгать әһелләрен һәм галимнәрне дөньяда яхшы беләләр. Хөрмәтле съезд делегатлары! Конгрессның эш рәвеше хәзерге күренешләргә туры килеп, аңа кергән барлык оешмалар тәҗрибәсен исәпкә алуы бик мөһим. Башкарма комитетның ролен югары бәяләп, татар оешмаларының иң күренекле һәм абруйлы әһелләрен туплаган киң вәкиллек органын формалаштыруга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Оешманың Уставына үзгәрешләр кертү мөһим. БТКның съезд тарафыннан сайланачак Милли Советын («Милли шура») булдыру бик вакытлы. Аны киң вәкаләтле һәм хөрмәткә лаек лидер җитәкләсә, дөрес булыр иде. Берничә урынбасары булуы мөһим. Аларны бүгенге съездта сайласак та була. Моннан тыш, оешмаларның киң географиясен исәпкә алып, Россия төбәкләре һәм чит илләр вәкилләренә карарлар кабул итүдә катнашу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Шул ук вакытта, Башкарма комитет идарә аппараты буларак, аның җитәкчесе Милли шура рәисе урынбасары статусында калыр иде. Кадерле дуслар! Пленар утырыш программасы бик эчтәлекле. Бүген милләт белән бәйле күп актуаль сораулар күтәреләчәк. Аларга кызыклы һәм продуктив җаваплар табылыр дип уйлыйм. Шулай ук сез республиканың инновацион потенциалы, кайбер муниципаль районнар, безнең казанышлар, кешеләребез тормышы белән якыннан таныша алачаксыз. Очрашулар файдалы булыр дип ышанам. Дәүләт Советы, республика хакимияте татар дөньясы өчен Татарстанның нинди зур әһәмияткә ия булуын тирәнтен аңлый. Без уртак эш нәтиҗәле булсын өчен бик тырышырбыз. Татарлар язмышы - безнең кулда. Телебезне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның киләчәктәге урыны бары тик бездән тора. Һәммәбезгә дә уңышлы эш телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! ». ///ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X