Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов – Илбашыбыз, терәгебез!

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулды. Ул 1957 елда язның беренче көнендә Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында Вәсига һәм Нургали Миңнехановлар гаиләсендә туа. Аның балачагы авыр елларга туры килә, шулай да малайлар буш вакытларын файдалы уздыралар. Рөстәм кечкенәдән чаңгыда шуа, чаңгы белән мәктәпкә бара, төрле ярышлар оештыра......

Башта авыл хуҗалыгы институтын, аннары читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Саба районында "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер булып башлап җибәрә. Тырыш егетне күреп алалар һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп куялар. 1992 елга кадәр ул шунда хезмәт куя. Биредә район хакимияте башлыгы булып та эшли, 1993-1996 елларда Биектау районы башлыгы вазыйфаларын башкара. Биредә 3 ел эшләгәннән соң, аны Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев Казанга финанс министры итеп эшкә чакыра. Шуннан бирле Рөстәм Нургали улы язмышын республика тормышы белән бәйли. Аннары Татарстан Премьер министры булып эшли. Кайда гына эшләсә дә үзен күпкырлы һәм талантлы җитәкче итеп таныта.

2010 елның 22 гыйнварында Миңтимер Шәймиев Россия җитәкчелегенә Татарстан Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итә. 2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Нургали улы Татарстан Президенты. Ул бу үтә җаваплы хезмәтне уңышлы итеп башкарып килә. Татарстанның һәр өлкәдә Россиядә алдынгы субъект булуы моның ачык дәлиле.

Президентыбызның юбилее уңаеннан, шәһәрдәшләр дә үз фикерләрен газета укучыларыбызга җиткерделәр:

Гөлнар ӘХМӘТОВА, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе:

- Рөстәм Нургали улы - зирәк, акыллы, энергияле җитәкче. Ул республикабызның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев алып барган традицияләрне дәвам итә. Татарстаныбызның чәчәк атуында аның роле бик зур.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга да һәрдаим ярдәм итә. Аның булышлыгы белән шәһәребездә яңа мәктәп, бассейн, балалалар бакчалары ачылды, юллар төзекләндерелде. Парклар, скверлар танымаслык итеп яңартылды. Социаль-мәдәни учреждениеләр төзелешенә булышканы өчен без аңа бик рәхмәтле.

Светлана ЗАХАРОВА, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:

- Рөстәм Миңнеханов - социаль юнәлешле Президент. Ул инвестицияләрне халык өчен кирәкле объектлар төзүгә тота. Әйтик, Россиянең күп төбәкләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары бетерелде, ә бездә, Аллаһка шөкер, яңалары төзелә. Соңгы елларда республикада шактый күп сәламәтлек учреждениесе ачылды. Чаллыда 2нче хастаханәгә капиталь ремонт ясала. Ул яхшы гроссмейтер кебек, теге яки бу эш буенча аның һәрвакыт берничә варианты була. Рөстәм Нургали улы алар арасыннан халык өчен иң файдалысын сайлап алып тормышка ашыра. Президентыбызның тагын бер уңай ягы - ул халыкка якын. Аңа социаль челтәрләр, "Халык контроле" порталы аша мөрәҗәгать итәргә була. Ул халыктан кергән сорауларның берсен дә игътибарсыз калдырмый. Барысын да хәл итәргә тырыша. Киләчәктә дә аның белән бергәләп халык мәнфәгатьләрен яклап, эшләргә насыйп булсын.

Венера ИВАНОВА, сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе:

- Аллага шөкер, без Президенттан уңдык. Рөстәм Нургали улы Татарстанны дөрес юлдан алып бара. Республикага Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә инвестицияләр җәлеп итә, аларны Татарстан республикасы үсеше һәм халкыбыз өчен нәтиҗәле файдалана. Республикада яңа предприятиеләр ачыла, өстәмә эш урыннары булдырыла. Татарстан - Россиянең иң уңышлы эшли торган субъекты. Бу - Президентның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Эльвира НОГМАНОВА, мәдәният идарәсе башлыгы:

- Рөстәм Миңнеханов - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә талантлы җитәкче һәм хөрмәтле шәхес. 2015 елда узган Татарстан Президенты сайлауларында сайлаучыларның 90%тан артыгы аның өчен тавыш биреп, аңа ышаныч күрсәтте. Шул ук елны Instagramда сораштырулар үткәрелгән иде. Анда халык арасындагы популярлык буенча Рөстәм Миңнеханов Россиянең өченче сәясәтчесе булды. Аны фәкать илебез Президенты В.Путин белән Чечен республикасы җитәкчесе Р.Кадыйров кына узган иде. Хәзер дә Президент - безнең ныклы терәгебез һәм горурлыгыбыз. Аның ярдәме белән Чаллыда күп функцияле үзәкләр ачылды. Ул татар эстрадасының киләчәге өчен дә борчыла. 2016 елда аның ярдәме белән эстраданың дәрәҗәсен күтәрү максатыннан беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" фестивале үтте. Бу фестиваль мәдәниятнең сыйфатлы үсешенә йогынты ясамый калмас дип уйлыйм. Халкыбызның рухын баетуга өлеш керткән өчен без, мәдәният хезмәткәрләре, аңа бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, гаиләсенә иминлек бирсен, эшендә уңышлар юлдаш булсын.

Гөлия ГАТАУЛЛИНА, иминиятче:

- Миңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт ошый. Мин аны хөрмәт итәм, чөнки республикада сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар уңышлы эшли. Рөстәм Миңнехановның спорт белән шөгыльләнүе һәм татар телен хөрмәт итүе игътибарга лаек. Авылда туып-үскән татар баласы Президент дәрәҗәсенә иреште. Бу - тырышлык һәм белемгә омтылыш барында зур уңышларга ирешеп булганын раслаучы дәлил. Рәхмәт аңа, ул безнең Илбашыбыз, ныклы ышанычыбыз!

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев