Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасына бүләкләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Ефәк юл" раллиенда җиңүчеләр - «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты. Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә бүләкләү тантанасы узды. Искәртеп үтик, ралли 7-22 июльдә узды. Йөк машиналары арасында Татарстан спортчылары бөтен Мактау пьедесталын алды. Беренче урында - Дмитрий Сотников, икенче - Антон Шибалов, өченче - Айрат Мәрдиев...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Ефәк юл" раллиенда җиңүчеләр - «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты. Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә бүләкләү тантанасы узды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой «КАМАЗ-мастер»: фото Михаила Козловского

Искәртеп үтик, ралли 7-22 июльдә узды. Йөк машиналары арасында Татарстан спортчылары бөтен Мактау пьедесталын алды. Беренче урында - Дмитрий Сотников, икенче - Антон Шибалов, өченче - Айрат Мәрдиев экипажы.

Татарстан Президенты Чаллы командасының чираттагы җиңүенә үз өлешен керткән өчен җиңүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой «КАМАЗ-мастер»: фото Михаила Козловского

"Сезне чираттагы сынауны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Ярыш нәтиҗәләре буенча сез бөтен дөньяга иң яхшы команда булуыгызны исбатладыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. «КАМАЗ-Мастер» командасы Россия, Татарстан техникасының ышанычлы булуын, шулай ук тизлек, профессионализм һәм үз эшенә тугрылыкны символлаштыра.

Күп еллар дәвамында Чаллы командасы төрле ярышлар җиңүчесе һәм призеры булды. Команда 4 тапкыр "Дакар" ралли-марафоны җиңүчесе һәм 7 тапкыр "Ефәк юл" халыкара раллиенда иң яхшылар рәтендә булды, дип искәртте республика лидеры.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с командой «КАМАЗ-мастер»: фото Михаила Козловского

Команда җитәкчесе Владимир Чагин, әлеге җиңү - республика, Чаллы һәм "КАМАЗ" җитәкчелеге тырышлыгы да, дип билгеләп узды. Алар команданың яраткан эше белән шөгыльләнү һәм уңышларга ирешү мөмкинлеге булсын өчен барлык шартларны да тудырды, дип белдерде.

"Без беренче тапкыр нәкъ менә "Ефәк юл"дан соң очрашабыз. Гадәттә безнең очрашулар "Дакар"дан соң уза. Алда - җитди узышлар", - диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев