Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сабан туе-2017” гүзәлләрен сөендерик яки бәхетегезне сынагыз!

"Шәһри Чаллы" газетасы Чаллыда инде 24тапкыр үткәрелүче "Сабан туе гүзәле" бәйгесендә катнашучы кызлар арасында үз бәйгесен игълан итте. Моның өчен газетаның сайтына кереп тавыш бирергә генә кирәк. Тавыш бирү 6нчы июльгә кадәр барачак. Иң күп тавыш җыйган чибәргә редакциянең затлы бүләге бар. Моннан тыш "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте дагы төркеменә теркәлеп...

Моннан тыш, 2017 елның икенче яртыеллыгына "Шәһри Чаллы" газетасының җомга санына (ярты ел өчен 540 сум) язылган "Сабантуе гүзәле-2017" бәйгесендә катнашучылар һәм аларга тавыш бирүчеләр, барлык газета укучыларыбыз арасында лоторея уйната. Моның өчен почта бүлегендә газетабызга язылган квитанцияне (ул лоторея ролен уйный) фотога төшереп яки аның күчермәсен (копиясен) shahri_chally@mail.ru электрон адресына 1 июльгә кадәр җибәрсәгез иде.Аларны без почта бүлегендә тикшергәннән соң, теркәп, номер язып уйнатачакбыз. Бәхет елмаючыга бүләк: ювелир кибетенә сертификат һәм редакциянең махсус бүләге.

Сабан туе гүзәлләренә тавыш бирегез һәм безнең бәйгеләрдә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X