Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сак булыгыз: рульдә исерекләр

­Та­тар­стан­ның по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре жур­на­лист­лар бе­лән бер­лек­тә исе­рек ки­леш ма­ши­на йөр­тү­че­ләр ар­ка­сын­да юл һә­ла­кәт­лә­рен бул­дыр­мау өчен эш­не та­гын да кө­чәй­тә­чәк.

Дә­ү­ләт ав­то­ин­с­пек­ци­я­се мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да рес­пуб­ли­ка­да ма­ши­на йөр­тү­че­ләр исе­рек ки­леш еш руль ар­ты­на уты­ра баш­ла­ган. Мо­ны сан­нар да дә­лил­ли. Ел ба­шын­нан Та­тар­стан­да 7,1 мең шун­дый оч­рак тер­кәл­гән. Алар исе­рек ки­леш ни­чә ми­нут, ни­чә сә­гать руль ар­тын­да үт­кәр­гән икән?
Бу шо­фер­лар әле­ге ха­ләт­тә күп­ме җә­я­ү­ле­ләр­не һәм күр­ше як­та ки­лү­че ав­то­мо­би­лист­лар­ны кур­кы­ныч ас­ты­на куй­ган­нар.
Мо­ны аң­лар өчен ЮХИ­ДИ­нең бер свод­ка­сын уку җи­тә. Исе­рек ма­ши­на йөр­тү­че­ләр га­е­бе бе­лән 78 юл-тран­порт һә­ла­кә­те бул­ган, алар­да 17 ке­ше үл­гән, 111е төр­ле дә­рә­җә­дә­ге тән җә­рә­хәт­лә­ре ал­ган. Уй­лап кы­на ка­ра­гыз: 17 ке­ше­нең го­ме­ре баш­ка­лар га­е­бе ар­ка­сын­да өзел­гән, 111енең сә­ла­мәт­ле­ге­нә зы­ян кил­гән. Ко­точ­кыч сан­нар!
Та­тар­стан мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры бу югал­ту­лар­ның һәр­бер­сен тер­кәп ба­ра. Шу­ңа кү­рә дә бу проб­ле­ма­ны як­тыр­ту­ны кө­чәй­тер­гә бул­ды­лар. Без тәр­тип бо­зу­ның һәр оч­ра­гы ту­рын­да җен­тек­ләп яза­чак­быз, га­зе­та­лар­да фо­тог­ра­фи­я­ләр күр­сә­тә­чәк­без һәм алар бе­лән ви­де­о­яз­ма­лар­ны со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә бас­ты­ра­чак­быз. Хо­кук бо­зу­чы­лар­ның нин­ди җә­за ала­ча­гы ту­рын­да сөй­ләү мәҗ­бү­ри дип са­ный­быз. Бу штраф­лар гы­на тү­гел, ирек­тән мәх­рүм итү дә.
Ис­кәр­теп үтә­без, РФ ад­ми­нис­т­ра­тив хо­кук бо­зу­лар ко­дек­сы бу­ен­ча ав­то­мо­биль бе­лән исе­рек ки­леш ида­рә ит­кән өчен бе­рен­че тап­кыр 30 мең сум штраф һәм 2 ел­га ка­дәр хо­кук­тан мәх­рүм итү ка­рал­ган. Әгәр за­кон бо­зу­чы бер ел дә­ва­мын­да ка­бат исе­рек ки­леш руль ар­ты­на утыр­са, мо­ның өчен ул җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы­на тар­ты­ла­чак.
РФ Җи­на­ять ко­дек­сы­ның 264.1 мад­дә­се 300 мең сум­га ка­дәр штраф, 480 сә­гать­кә ка­дәр мәҗ­бү­ри эш­ләр яки 2 ел­га ка­дәр ирек­тән мәх­рүм итү­не күз­дә то­та.
Әй­тер­гә ки­рәк, ма­ши­на­да гы­на тү­гел, мо­то­цикл­да, квад­ро­цикл­да мон­дый ха­ләт­тә йө­рү­че­ләр бай­так. Әле күп­тән тү­гел ге­нә Та­тар­стан­ның Юга­ры Ос­лан ра­йо­нын­да тет­рән­дер­геч фа­җи­га бул­ды. Ал­ко­голь эчем­лек­ләр кул­лан­ган 52яшь­лек ха­тын-кыз квад­ро­цикл бе­лән ида­рә итеп ба­ла­сын югалт­ты.
Уз­ган ат­на­да Уль­я­новск шә­һә­рен­дә исе­рек йөк ма­ши­на­сы йөр­тү­че­се га­е­бе бе­лән бер га­и­лә­дән дүрт ке­ше һә­лак бул­ды.
Иң ая­ныч­лы шул, исе­рек шо­фер­лар ар­ка­сын­да бер га­еп­сез ке­ше­ләр­нең го­ме­ре өзе­лә.
Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең исе­рек ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­дән зы­ян күр­гән­нә­ре бар­мы? Нин­ди җә­за би­рер­гә ки­рәк дип са­ный­лар? Со­раш­ты­ру­ы­быз шу­ның хак­та.

 

Ман­сур Хә­сә­нов, 58 яшь:
– Мон­нан бер­ни­чә ел элек бул­ды бу хәл. Ор­лов­ка боҗ­ра­сын уз­ган­да, уң як­тан ки­лү­че ма­ши­на­га юл би­рер­гә тук­та­дым. Шул ва­кыт­та арт­тан бер ма­ши­на  ки­леп бә­рел­де. Чы­гып ка­ра­сам, ма­ши­нам арт­тан  шак­тый гы­на янь­чел­гән. Те­ге ма­ши­на­дан бер егет чык­ты да ке­сә­мә ак­ча тык­ты, по­ли­ция ча­кыр­мау­ны үтен­де. Үзен­нән ара­кы исе аң­кый. Мин ин­де бе­ре­кем­гә дә мө­рә­җә­гать ит­мә­дем, чөн­ки ул бир­гән ак­ча ре­монт­ны кап­лар­га җи­тә иде. Иң ая­ныч­лы­сы шул: егет бит шун­дый хәл­дә юлын дә­вам ит­те, аның ар­ка­сын­да та­гын кем­нәр нин­ди зы­ян күр­гә­нен бел­ми­без шул. Мин го­ме­рем буе шо­фер бу­лып эш­лим, бер­кай­чан да исе­рек ки­леш руль­гә утыр­га­ным бул­ма­ды, чөн­ки аның ахы­ры на­чар тә­мам­ла­ну­ын бе­ләм. Ми­нем өчен бу за­кон ке­бек: эч­тең икән, ма­ши­наң га­раж­да то­ра. Җә­за­га кил­гән­дә, мон­дый йөр­тү­че­ләр­гә алар­ның иң ка­ты­сы бу­лыр­га ти­еш дип исәп­лим.

 

Ил­гиз Бе­ля­ев, 35 яшь:
– Был­тыр җәй кө­не җә­я­ү­ле­ләр ки­чү­ен уз­ган­да ми­не ма­ши­на бәр­де. Йөр­тү­че­се урын­нан кач­ты, тик аны ша­һит­лар яр­дә­мен­дә тап­ты­лар, исе­рек бу­лу­ын ачык­ла­ды­лар. Сә­ла­мәт­ле­ге­мә ур­та­ча зы­ян кил­гән иде, ая­гы­ма шунт куй­ды­лар, ике ат­на хас­та­ха­нә­дә ят­тым. Ярый исән кал­дым, шу­ны­сы­на нык сө­е­нәм. Тик бер әй­бер­гә ты­ныч­ла­на ал­мыйм. Аның хо­кук бо­зу­ла­ры ад­ми­нис­т­ра­тив бу­ла­рак бә­я­лән­де.  Мин мо­ның бе­лән ки­леш­мим, ни­чек шу­лай бу­ла ала соң ул? Ма­ши­на йөр­тү­че исе­рек бул­ган, ул ке­ше бәр­дер­гән. Ми­нем­чә, ан­дый шо­фер­лар­ның пра­ва­сын гы­на алып тү­гел, ә үз­лә­рен төр­мә­гә утыр­тыр­га ки­рәк. Бәл­ки, шул ва­кыт­та бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры си­рәг­рәк бу­лыр.

 

Зөл­фия Га­ти­на, 50 яшь:
– Элек әти-әни яны­на авыл­га ат­на са­ен кай­та идек. Кайт­кан­да рә­хәт. Ту­ган йорт­тан чы­гып ки­тү бо­лай да авыр, өс­тә­ве­нә 7 ки­ло­метр­ны үтеп, олы юл­га чы­га­сы бар. Шу­ңа кү­рә кай­тып җи­тү­гә ки­тү­не кай­гыр­та баш­лый­сың. Тран­с­порт бе­ле­шә­сең. Бер­сен­дә ма­ши­на та­ба ал­ма­гач, се­ңе­лем бе­лән җә­яү кит­тек. Зи­рат яны­на җит­кәч, ар­ты­быз­дан бер ма­ши­на ку­ып тот­ты һәм тук­та­ды. “Әй­дә­гез, апа­лар, оза­тып ку­ям”, - ди­гәч, шат­ла­нып ма­ши­на­га утыр­дык.
Ул чо­кыр­лы юл­лар­дан сә­га­те­нә 160 км тиз­лек бе­лән ки­теп бар­ды. Шун­нан соң без аның сал­мыш икә­нен аң­ла­дык. “Энем, зин­һар өчен әк­рен ге­нә бар”, - дип, бел­гән до­га­ла­ры­быз­ны укый-укый, са­мо­лет­та оч­кан ке­бек олы юл­га  чы­гып җит­тек. Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең яр­дә­ме бе­лән, олы юл­да ма­ши­на тук­та­тып, Чал­лы­га алып кил­де.
Иге­лек­ле бул­са да, ул авыл­да­шы­быз спирт­лы эчем­лек­ләр­не һа­ман да яра­та. Әл­лә ни­чә тап­кыр ма­ши­на­сын  бәр­дер­де.  Әти-әни­сен дә тың­ла­мый, кай­ва­кыт­та ат­на­лар буе эчеп ята. Ярый әле те­ге юлы без­не исән-сау юл­га чы­гар­ды. Ә бит шун­дый исе­рек­ләр ар­ка­сын­да юл­лар­да күп­ме ке­ше­нең го­ме­ре өзе­лә.

 

Әди­лә Го­мә­ро­ва, 29 яшь:
– Ки­чә кич җә­я­ү­ле­ләр ча­тын­да юл­ны чык­кан­да, сул як­та фа­ра­ла­ры сүн­гән ма­ши­на то­ра иде. Юл­ның ур­та­сы­на җит­кәч, ки­нәт та­выш ише­тел­де. Ка­ра­сам, бу ма­ши­на вы­жыл­дап ми­нем өс­кә ки­лә. Тиз ге­нә йө­ге­реп ки­теп ко­тыл­дым. Яр­ты сә­гать­тән соң ка­фе янын­нан узып бар­ган­да, шул ук ма­ши­на­ны күр­дем. Ми­не иң га­җәп­лән­дер­гә­не шул бул­ды: ан­нан аяк­ла­рын­да да ба­сып то­ра ал­ма­ган, көч-хәл бе­лән нык исе­рек ике ир-ат чык­ты. Бо­лар бе­лән ниш­ләр­гә ин­де? Минм­чә, исе­рек ки­леш руль­гә утыр­ган шо­фер­лар­ны го­мер­лек­кә йөр­тү хо­ку­кын­нан мәх­рүм итәр­гә, ә үз­лә­рен төр­мә­гә ябар­га ки­рәк.

 

Ди­на­ра, 19 яшь:
- Бу хәл уз­ган ел­ның сен­тябрь аен­да бул­ды. Без еге­тем бе­лән бе­рен­че ав­то­мо­билҗ юлы­ның сул ягын­нан ма­ши­на­да ба­ра идек. Ки­нәт ке­нә уң як­тан ми­нем өс­те­мә зур тиз­лек бе­лән ма­ши­на кил­гә­нен кү­рәм. Кыч­кы­рып җи­бә­рү­ем бул­ды һәм ма­ши­на­быз бер як­ка ау­ды. Шул ки­леш 100 метр­лап ча­ма­сы бар­дык. Ал­ла­һы тә­га­лә ни­чек сак­ла­ган без­не, исән-сау кал­дык. Чык­кач, йөр­тү­че­нең исе­рек икә­нен аң­ла­дык. 45 яшь­лек ир­нең ту­ган көн­нән  кай­тып ба­руы икән. Әл­бәт­тә, ул без­нең ма­ши­на­ның ре­мон­тын кап­ла­ды. Тик иң га­җә­бе: ул штраф тү­ләп ке­нә ко­тыл­ды. Һәм бер ел­га та­нык­лы­гын­нан мәх­рүм ит­те­ләр. Бу бик йом­шак җә­за дип са­ныйм. Имеш, без­нең сзла­мәт­лек­кә зы­ян кил­мә­гән. Ке­ше үл­гәч ке­нә ка­ты җә­за кү­рер­гә ки­рәк ми­кән соң? Ми­нем пси­хо­ло­гик ха­лә­тем­не бер­кем дә бел­ми. Ат­на буе кич­лә­рен кал­ты­рап чы­га идем. Бер­ни­чә ай ма­ши­на­га уты­рыр­га ку­рык­тым, хә­зер утыр­сам да, тиз­лек җы­яр­га кы­ю­лы­гым җит­ми. Ми­нем өчен го­мер­лек яра бу­лып кал­ды бу. Бер­кай­да да дө­рес­лек юк, шу­ңа кү­ңел әр­ни. Ми­нем­чә, исе­рек ки­леш руль ар­ты­на утыр­ган ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­гә ка­ра­та җә­за ка­ты­рак бу­лыр­га ти­еш. Төр­мә­гә утырт­сын­нар, ирек­тән мәх­рүм ит­сен­нәр. Чит ке­ше тор­мы­шын алыр­га алар­ның нин­ди хак­ла­ры бар?

 

Зөһрә ВӘЛИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация