Салымнар түләр чак җитте
2017 елның 1 декабренә кадәр транспорт, җир һәм милек салымнарын түләргә кирәк дип кисәтә чаллылыларны салым инспекциясе. Кайбер кешеләр әлегә кадәр салымнар турындагы белдерү кәгазьләренең ничек, кая киләчәген белми. Кемнәрдер ФСХ (ФНС) әлеге белдерүләрне бары электрон рәвештә җиткерәчәк икән дип ишеткән, ләкин салым хезмәте бу бары имеш-мимеш кенә дип белдерде....
Кемнәр "Салым түләүченең шәхси кабинеты"ннан куллана, аларга салым турында белдерү, дөрестән дә, электрон формада килеп ирешәчәк. Шулай ук Россия дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәп язмасы булганда да, ФСХ сайтындагы шәхси кабинетына күчәргә һәм әлеге белдерүләрне күрергә була. Белдерү кәгазен шулай ук салымнары 100 сумнан артмаган һәм ташламалардан файдаланучы чаллылылар алмаячак.
Узган елдан башлап күчемсез милеккә салым салу кадастр бәясеннән билгеләнә. Милекнең төп төрләренә ул быел да үзгәрми. Фатирлар һәм бүлмәләр өчен ставка 0,2 процент, йортлар һәм тәмамланмаган төзелеш объектлары өчен 0,3 процент, бакчачылык җәмгыятьләрендә урнашкан мәйданы 50 кв.метрдан артмаган хуҗалык корылмалары, гаражлар һәм машина урыннары өчен - 0,1 процент. 2016 елга милеккә салым быел төшерүче коэффициент буенча түләнә (0,2 урынына 0,4 ). Әлеге коэффициент салым күләмен азайту һәм 2020 елда тулаем яңа кагыйдәләргә җайлырак күчү өчен кертелгән.
Транспорт салымы быел шулай ук 2015 ел ставкалары буенча исәпләнә. Исегезгә төшерәбез: җиңел машина бәясе 3 миллион сумнан артса, транспорт чарасының чыгу елына бәйле рәвештә салым күләме күтәрүче коэффициент буенча исәпләнә.
Федераль дәрәҗәдә пенсионерларга салым ташламалары (тулысынча салымнан азат итү) физик затларның мөлкәтенә бирелә. Шулай ук искәртеп үтәбез: ташлама бары тик бер күчемсез милеккә генә каралган. Әгәр пенсионерның ике фатиры булса, берсе өчен ул салымны барыбер түләячәк, ә икенчесе өчен ташлама каралган.
Транспорт чаралары, җир участокларына салым уртак нигездә салына. Пенсионерларга өстенлеклекләрдән файдалану өчен салым хезмәтенә пенсионер таныклыгының күчерелмәсен тапшыру кирәк.
Салым вакытында түләнмичә, бурычлар җыелса, салым органы судка мөрәҗәгать итә. ФСХ файдасына суд карары чыгарыла, һәм суд приставлары хезмәте аша гражданнарның мөлкәтеннән яки банк счеты һәм карталарыннан бурычны кайтару хокукы алалалар.
10 һәм 11 ноябрьдә салым инспекциясе россиякүләм ачык ишекләр көне дә үткәрә. Бу көннәрдә салым түләүләр буенча барлык сорауларга да җавап алырга мөмкин булачак. Теләүчеләр булса, салым түләүченең шәхси кабинетына регистрация үтәргә ярдәм итәчәкләр (Моның өчен үзегез белән паспорт алып килегез). Эш көне озайтылган режимда булачак: 10.11 - 09.00 дән 18.00 гә кадәр; 11.11 - 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев