Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлау хокукыннан файдаланырга кирәк

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 18 сен­тябрь­дә Рос­сия Дәү­ләт Ду­ма­сы­на де­пу­тат­лар сай­лау бу­ла. Бу көн­нәр­дә де­пу­тат­лык­ка кан­ди­дат­лар, сә­я­си пар­ти­я­ләр ае­ру­ча ак­тив­лык күр­сә­тә­ләр. Ха­лык бе­лән да­и­ми оч­ра­ша­лар. Баш­ка­рыл­ган эш­лә­ре ту­рын­да сөй­ли­ләр, ки­лә­чәк­кә план­на­ры бе­лән ур­так­ла­ша­лар. Ара­ла­рын­да ха­лык мән­фә­гать­лә­рен кай­гыр­ту­чы­лар да, "ал­тын тау­лар" вәгъ­дә итү­че­ләр дә бар.

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без Рос­сия Дәү­ләт Ду­ма­сы­на де­пу­тат­лар сай­лау­га ка­ра­та нин­ди фи­кер­дә соң?

Ве­не­ра Ива­но­ва, Чал­лы­ның мак­тау­лы граж­да­ни­ны, сәү­дә-сә­нә­гать па­ла­та­сы­ның фи­нанс-икъ­ти­сад ко­ми­те­ты рә­и­се:

Иле­без­дә­ге сә­я­си-икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять граж­дан­нар­га сай­лау хо­ку­кы би­рә. Шу­ңа кү­рә һәр ке­ше үзе­нә кон­с­ти­ту­ция та­ра­фын­нан би­рел­гән әле­ге мөм­кин­лек­тән фай­да­ла­ныр­га ти­еш дип уй­лыйм. Сай­лау­чы үзе­нә оша­ган, үзе өчен фай­да­лы эш­ләр баш­кар­ган ха­ки­ми­ят һәм сә­я­си фир­ка өчен та­выш би­рә ала. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без бу сай­лау­да ак­тив кат­на­шып, кон­крет эш күр­сәт­кән фир­ка һәм кан­ди­дат­лар­ны як­лар­лар дип ыша­нам.

Гө­лия Га­таул­ли­на, ими­ни­ят ком­па­ни­я­се хез­мәт­кә­ре:

- Мин Рос­сия, Та­тар­стан өчен мө­һим сә­я­си ва­кый­га­лар­дан чит­тә ка­ла ал­мыйм. Иле­без­нең яз­мы­шын хәл итә тор­ган сай­лау­лар­да һәр­ва­кыт кат­на­шам, ми­нем үз фи­ке­рем бар. Бу юлы да ха­лык өчен фай­да­лы га­мәл­ләр кыл­ган кан­ди­дат өчен та­выш би­рә­чәк­мен.

Зәй­нәп Са­би­то­ва, пен­си­о­нер:

Чал­лы­ның төп прос­пект­ла­рын, мәк­тәп, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын, то­рак йорт­лар­ны тө­зек­лән­дер­гән­нә­ре өчен рәх­мәт. Сә­я­си пар­ти­я­ләр, де­пу­тат­лар ишек ал­ла­рын­да­гы юл­лар­га игъ­ти­бар­ны арт­тыр­сын­нар иде. Кай­сы бер ишек ал­ла­ры биг­рәк ая­ныч хәл­дә бит. Ишек ал­ла­рын тө­зек­лән­де­рер­ләр бәл­ки, ди­гән өмет бе­лән сай­лау­га ба­рыр­га җы­е­на­быз. Дус­ла­рым, ту­ган­на­рым­ны да шу­ңа өн­дим. Бәл­ки, бу юлы Ду­ма­га сай­лан­ган де­пу­тат без­нең го­зер­ебез­не үтәр.

Ма­рат Гә­рә­ев, ЧДПУ сту­ден­ты:

Мин бы­ел бе­рен­че тап­кыр сай­лау­га ба­рыр­га җы­е­нам. Бу көн­не дул­кын­ла­нып кө­тәм. Без, яшь­ләр - иле­без­нең ки­лә­чә­ге, шу­ңа кү­рә әле­ге сә­я­си ва­кый­га­дан бе­ре­без дә чит­тә кал­мас­ка ти­еш дип са­ныйм. Кем­гә та­выш би­рә­чә­гем­не хәл ит­тем ин­де. Егет-кыз­лар зи­рәк­лек күр­сә­теп, ла­ек­лы кан­ди­дат­ны сай­лар­лар дип уй­лыйм.

Зөл­фия ГА­ЛИМ әзер­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев