Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Семушка исемле песи хуҗа эзли, ә аяксыз эт исә Әлмәттә тернәкләнү уза - ВИДЕО

Этләр һәм песиләр сөюче шәһәрдәшләребез аңа операция ясату өчен акча җыеп, Казанга алып барганнар.

Чалыда сукбай этләр һәм песиләргә ярдәм итү йөзеннән, ВКонтакте, Инстаграм социаль челтәрләрендә күп төркемнәр бар. Моннан тыш «Собачниклар, кошатниклар» дип аталган ватсап төркемдә 100дән артык шәһәрдәшебез тора. Алар сукбай этләрне һәм песиләрне сәламәт һәм хуҗалы итү өчен актив эш алып баралар.

«Урамдагы бер песинең көчкә барганын күрдем, аның оча сөяге сынган булган... Мескен хайван аякларын да көчкә генә өстерәп бара иде. Бу песигә операция ясарга кирәк булды. Төркемнәргә пост яздык, песинең фотосын куйдык, акчалата булышуны сорадык. 18 мең акча җыелды. Операциягә Казанга алып бардык. Бүгенге көндә песи терелде, аңа хуҗа кирәк. Семушкабыз бик шаян, ягымлы», - ди әлеге төркемдә торучы Надежда Кузнецова. 

Аның сүзләренә караганда, Чаллыда яхшы кешеләр бик күп. Барлык хайваннарга да кирәкле ярдәм күрсәтелә.

«Күптән түгел Промышленная урамында аяксыз этне табып алдык. Аны дәвалау өчен дә кирәкле акча җыелды. Хәзер эт Әлмәт шәһәрендәге ветеринар стационарда ята. Аның аягын кистеләр. Әлмәттән соң эт приютка урнаштырылачак», - ди ул. 

Әлеге ватсап төркемендә торучы шәһәрдәшебез Дамирә Мадиярова турында без язган идек инде. Аның турындагы материалны моннан укый аласыз.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация