Шәһәр көнендә 8 пар үз гаиләсен корачак
10 август көнне Яр Чаллы шәһәре көнен билгеләп үтәчәкбез. Быел шәһәр статусы исемен йөртүебезгә 86 ел тула. Бәйрәм көне уңаеннан калабызда шактый гына чаралар да үткәреләчәк. Хәтта, көннең чәршәмбе булуына карамастан, тауйлар да уздырылачак. "Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе" муниципаль казна учреждениесе хәбәр итүенчә, 10 август көнне Чаллыда 8 пар...
Бәйрәм көне уңаеннан аларга символик бүләкләр - махсус дизайн белән эшләнелгән котлау открыткаларын да тапшырачаклар. Моннан тыш ул көнне яшь шәһәрдәшләребезгә паспортлар тапшыру тантанасы да узачак. Анда шәһәр хакиме дә катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев