Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәребезнең киләчәге өметле

Моношәһәрләрне үстерү фонды җитәкчелеге 2015 елдагы эшчәнлеге турында оешманың күзәтү советы алдында хисап тотты. Аннан күренгәнчә, 2015 елда Фонд Россия Федерациясенең 17 субъектында эш башлаган, алар белән хезмәттәшлек турындагы генераль килешүләргә кул куелган. Чаллыга килгәндә, моношәһәрләрне үстерү фонды мәгълүматына караганда, автоградтан инвестицияләр пакетына дүрт проект - "Мастер" Кама индустриаль паркы,...

Моношәһәрләрне үстерү фонды җитәкчелеге 2015 елдагы эшчәнлеге турында оешманың күзәтү советы алдында хисап тотты. Аннан күренгәнчә, 2015 елда Фонд Россия Федерациясенең 17 субъектында эш башлаган, алар белән хезмәттәшлек турындагы генераль килешүләргә кул куелган.

Чаллыга килгәндә, моношәһәрләрне үстерү фонды мәгълүматына караганда, автоградтан инвестицияләр пакетына дүрт проект - "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Развитие" сәнәгать паркы, "ТЭМПО" металлургия заводы һәм "Камский" агросәнәгать комплексы керә. Аларны файдалануга тапшыру 2020 елга кадәр 3 438 эш урыны булдыру һәм шәһәр икътисадына 8,6 млрд сум чамасы инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Фонд исәп-хисабы буенча, 2015 елда Чаллыда 465 эш урыны булдырылган. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 3,5 млрд сум булган ("Мастер" КИПы, "Развитие" промпаркы, "Татэлектромаш холдинг компаниясе" ЯАҖ, "Камский" АПКсы" ҖЧҖ).

Чаллының промышленность зонасында гомуми кулланылыштагы юл инфраструктурасын булдыруга үткән ел фонд тарафыннан 627,1 млн сум бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев