Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ринат Гөбәйдуллин вафат

Бүген Чаллы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашты. Аны соңгы юлга озатырга "Энергетик" мәдәният сараена якыннары, хезмәттәшләре, җәмәгат һәм сәнгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, яраткан тамашачылары җыелды. Ринат ага 8 гыйнварда 65 яшендә бакыйлыкка күчте. Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы...

Бүген Чаллы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашты. Аны соңгы юлга озатырга "Энергетик" мәдәният сараена якыннары, хезмәттәшләре, җәмәгат һәм сәнгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, яраткан тамашачылары җыелды. Ринат ага 8 гыйнварда 65 яшендә бакыйлыкка күчте.
Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесын тәмамлый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.
Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты. Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары - "Бир кулыңны, гүзәлем", "Чаллы сириннәре", "Күңелеңә авыр алма", "Күчмә кошлар". Ринат Гобәйдуллинны туган ягы - хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев