Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шәһри Чаллы” газетасы кабат пятачокка җыйды - ВИДЕО, ФОТОРЕПОРТАЖ

Чаллы халкы әлеге күңел ачу кичәләрен яратып кабул итте. 20 майда “Җиңү” паркында үткән беренче пятачокка 500 гә якын кеше килгән булса, бу юлы да аннан ким булмады.

“Шәһри Чаллы” газетасы шәһәрдәшләребезне кабат пятачокка җыйды. Бу юлы күңел ачу кичәсе “Энергетик” мәдәният сарае каршында үтте.  Чараны да әлеге мәдәният учагында кайнаган сәнгать осталары башлап җибәрде. Тамашачылар каршында Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закиров, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, «Болгар» бию театры солисты Нияз Хәмәтшин, данлыклы «Замана» ансамбле чыгыш ясады. 

Әйтергә кирәк,  Чаллы халкы әлеге чараны яратып кабул итте. 20 майда “Җиңү” паркында үткән беренче пятачокка 500гә якын кеше килгән булса, бу юлы да аннан ким булмады. “Яшьтәшләрне, чордашларны күреп, хатирәләрне яңарту өчен бу менә дигән мөмкинлек бит”, –  дип уй-фикерләре белән уртаклашты чаллылылар.

Оештыручыларга хөрмәт йөзеннән пятачокка күчтәнәчләр белән килүчеләр дә бар иде. “Кунак ашы – кара-каршы булсын әле. Ике көн буе үз кулларым белән чәч-чәк пешердем. Безне сөендергәннәре өчен, редакция хезмәткәрләренең үзләрен дә куандырасым килде”, –  диде бию мәйданчыгын милли ризыгыбыз белән бизәгән Зәһинә апа Гәрәева. 

Чарада катнашучылар үзләре дә бүләксез калмады. Махсус призларга пятачокка багышлап видеоролик төшерүчеләр, иң яхшы биючеләр һәм гармунчылар лаек булды. Шулай ук кичәгә милли киемнән килүчеләрне дә хөрмәтләделәр.

 “Узган пятачокта киләсе чарага татар костюмнарыннан килсәгез бүләк бирәчәкбез дип, вәгъдә иткәннәр иде. Шуны күздә тотып, милли костюмнар кияргә булдык. Үзебезгә дә күңелле – башкалардан аерылып торабыз”, –  дип фикерләре белән уртаклашты Алсу Камалиева һәм Гүзәл Хәбибуллиналар.

Мәгълүм булганча, 70-80 елларда популяр булган әлеге пятачоклар яшьләрнең танышу урыны да булган. Күпләр биредә тәүге тапкыр очрашып, соңыннан гаилә корган. Моны истә тотып, редакция коллективы пятачокта яучы почмагы да булдырды. Урында танышырга теләүчеләргә анкета тутырырга тәкъдим ителде. Соңрак исә алар “Шәһри Чаллы” газетасында басылып чыгачак.

"Бу бик тә кирәкле проект. Мондый кичәләр беренчедән, газетаны таныту алымы булса, икенчедән, өлкән буын вәкилләренең тормышына ямь өстәүче социаль әһәмияткә ия чара да әле. Арабызда ялгызы гына гомер кичерүче кешеләр шактый. Алар яшьләр кебек клубларга, дискотекаларга йөри алмыйлар. Ә бирегә яшьтәшләре янына килеп, рәхәтләнеп күңел ача алалар”, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты чараны үзенең чыгышлары белән бизәгән танылган җырчы Ринас Әхмәтов.

“Шәһри Чаллы” газетасы хезмәткәрләре исә шәһәр мәдәният идарәсе белән берлектә әлеге пятачокларны җәй буе оештырачак. Чираттагысы июль аена планлаштырылган. 

Илшат Солтанов

ВИДЕО:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация