Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы»га кадак бүләк иттеләр!

“Сез шәһәребезнең бердәнбер татар газетасы. Безне һәрвакыт туган телебездә язылган һәм көн кадагына суккан кызыклы язмалар белән куандырып торыгыз” , - дип изге теләкләрен ирештерде пятачокка иң оригиналь бүләк белән килгән шәһәрдәшебез.

4 августта Чаллыда «Шәһри Чаллы» газетасының җәйге проекты – «Эх, Чаллы пятачоклары!»ның чираттагысы үтте. Бу юлы күңел ачу чарасы газетаның август аенда билгеләп үтелүче Туган көненә багышланды. 

“Туган көн, әлбәттә, бүләксез булмый. Күңелегез ни тели – шуны алып килә аласыз. Иң оригиналь бүләк иясенә үзебез дә самолетта очу өчен сертификат әзерләдек”, – дип вәгъдә иткән идек. Моны истә тотып, газета укучыларыбыз пятачокка күчтәнәчләр белән килгән иде. Бәлеш, торт, чәйнек, иҗади чыгышлар, медальләр...  Күренеп тора,  милләттәшләребез каләм осталарын шаккатыру өчен фантазияләрен бик тырышып эшкә җиккән. Шәһәрдәшебез Гүзәлия Ибраһимова исә барын да уздырды. Редакциябезгә ул символик бүләк – кадак тапшырды.

 “Сез шәһәребезнең бердәнбер татар газетасы. Безне һәрвакыт шулай туган телебездә язылган, көн кадагына суккан кызыклы язмалар белән куандырып торыгыз” , - дип изге теләкләрен ирештерде ул. Һәм, тамашачыларның да фикерен исәпкә алып, аның бүләге иң оригиналь дип табылды. Шәһәрдәшебез инде бу якшәмбедә ике кешелек самолетка утырып Чаллы тирәли очачак.

Әйтергә кирәк, әлеге пятачок  газетаны котларга килгән күп санлы кунакларыбыз өчен дә истәлекле булды. Мисал өчен, бу кичтә биредә “Мама Маликушки” буларак күпләргә яхшы таныш блогер Олеся Борина тәүге тапкыр зур сәхнәгә менеп чыгыш ясады. Тамашачылар яшь җырчыны алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Шәһәрдәшебезгә яңадан-яңа иҗади үрләр теләп калабыз.

Яраткан җырчыларыбыз, танылган сәхнә осталары: Сәрия Нәбиуллина, Илсөяр Зарипова, Илзидә Госманова , Илнур Гомәров, Алина Әхмәтшина (Майорова) да җырлы күчтәнәчләре белән куандырды. Кайчандыр “Шомыртлар чәчәк ата” җыры белән күпләрнең күңелен яулаган эстрада йолдызы Алмаз Ишморатов исә дәртле чыгышыннан кала, үз куллары белән ясаган стена сәгате дә бүләк  итте.

Узган пятачокларда сәхнә кыздырган яшь җырчы Артур Салиховның да кемгә охшап шулай талантлы булуын ачыкладык бу юлы. Баксаң, шәһәрдәшебезнең әнисе Фәнилә ханым да тулы бер залны үзенә генә каратырлык сәләткә ия икән. Моңа бәйрәмгә килгән һәркем инанды. Халкыбызның күңел сандыгында урын алган онытылмас җырлар, дәрте гармун моңы тамашачыларны янә яшьлегенә алып кайтты. Искиткеч бүләк булды бу Фәнилә ханымнан.

Пятачокка килгән күп санлы тамашачылар да күчтәнәчсез калмады. Аларга чараны оештырырга ярдәм иткән спонсорлар исеменнән туңдырмалар, татлы эчемлекләр таратылды.

Быелгы җәй шәһәрдәшләребез өчен һичшиксез пятачоклар белән  истә калачак. Утыз елдан соң кабат торгызылган бу кичке уеннарны халык чын-чынлап яратып кабул итте. 

“Күпме халык килеп ял итә пятачокта. Классташлар, авылдашлар, элек тулай торакта, малосемейкаларда бергә яшәгән, заводларда бергә эшләгән кешеләр. Мондый мөмкинлек бүләк иткән өчен мең рәхмәт сезгә”, - диде чарага килүчеләр. Алар шулай ук киләсе пятачокны да түземсезлек белән көтеп калуларын белдерде. Ә ул инде үзен озак көттермәс, җәй узганчы, тагын бер очрашып, туйганчы уйнап-биеп алырга исәп бар әле.

Илшат Солтанов

P.S. Әлеге бәйрәм чарасыннан тулы репортаж газетабызның 10 август саннында урын алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация