Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сидоровка күперен тагын ремонтлый башлыйлар

Узган ел Чаллыда, шәһәргә Әлмәт ягыннан керә торган юлдагы, күперне төзекләндерә башлаганнар иде. Аның бер ягы гына ремонтланды. Апрель ахырында күпернең икенче ягын төзекләндерүгә керешәләр. 1980 елда төзелгән Сидоровка бистәсендәге күпер бер тапкыр да ремонтланмаган. 2016 елда аны ремонтлау өчен республика һәм җирле казнадан, юллар төзү фондыннан 56 миллиард сум...

Узган ел Чаллыда, шәһәргә Әлмәт ягыннан керә торган юлдагы, күперне төзекләндерә башлаганнар иде. Аның бер ягы гына ремонтланды. Апрель ахырында күпернең икенче ягын төзекләндерүгә керешәләр. 1980 елда төзелгән Сидоровка бистәсендәге күпер бер тапкыр да ремонтланмаган. 2016 елда аны ремонтлау өчен республика һәм җирле казнадан, юллар төзү фондыннан 56 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Күперне "Мосты" исемле фәнни җитештерү үзәге ныгыта, үзгәртеп төзи.

Әлеге күпернең бер ягын ремонтлаганда хәрәкәт өчен комачаулар, бөкеләр булды. Быел да шул ук хәл күзәтелер дип әйтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Хәзер урап узу өчен өстәмә маршрутлар билгеләнә. Бигрәк тә, Чаллыга Әлмәт ягыннан килүчеләрне игътибарлы булуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев