Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өстәмә керемнәрне – җир асты юлларына

Шәһәр советы утырышында казнадагы өстәмә керемнәрнең нинди максатларга тотылачагы билгеле булды. Ул - республика бюджетыннан субцидия буларак килгән акчалар. Әлеге финансларның 18,5 миллионын юл төзеклеген контрольдә тотучы машиналарны төзекләндерүгә сарыф итәчәкләр. Наил Мәһдиев әйтүенчә, ремонт көз-кыш сезонын ачу өчен кирәк.

Республика бюджетыннан кергән акчаның 26 миллион сумы Мәскәү проспектының җир асты юлларын төзекләндерү өчен бүлеп бирелгән. "Моңа кадәр, әлеге җир асты юлларын төзекләндерү өчен Россия бюджетыннан 800 миллион сум акча бүленеп бирелгән иде, ләкин бу гына җитми. Шуңа күрә, шәһәр бюджетыннан 26, республика бюджетыннан тагын 26 миллион сум өстергә дигән карага килдек", - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

24,4 миллион сум акчаны депутатлар белем бирү өлкәләренә һәм каникул вакытында ял итүгә исәпләнгән лагерьлар га бирергә дигән карарга килгәннәр. Шәһәрнең финанслар белән идарә итү башлыгы Әлфинур Галиакберова сүзләренә караганда, шәһәрнең кереме 8 миллиард 191 сумны, ә чыгымнары 8 миллиард 931 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев