Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан банклары процентсыз кредитлар бирә башлаячак

Без “риба” һәм "процент"тан китәргә телибез, диде Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев.

Татарстан банклары процентларын тулаем дәүләт түләячәк кредитлар бирә башлый. Бу хакта “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисад форумында Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев әйтте.

Әлеге механизм республикадагы идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына, шул исәптән хәләл индустриядә эшләүче предприятиеләргә кагыла.

Форумда базарга чыгучы продукт мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. "Предприятиеләр өчен бик тә кызыклы булырдай инструментларның берсе, үзләренең хәләл индустриясе булганнарның процентсыз кредит алу мөмкинлеге”, - дип билгеләп үтте Абдулганиев.

“Без “риба” һәм "процент"тан китәргә телибез. Кайтару акчалары бар, әмма шул ук вакытта бу кредиторны да, кредит алучыны да кабалага кертми. Моннан тыш, бу halal lifestyle ысулында эшчәнлек алып баручы предприятиеләргә кредит алуны тыймый”, - диде министр.

Продукт базарга якын көннәрдә чыгачак. Хәзерге вакытта аның юридик аспектлары эшләнә, дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев