Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан хөкүмәте: Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла

"Мөхтәрәм гражданнар! Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүмати хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган.

Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла дип рәсми рәвештә игълан итәбез. Татарстан банкларында капитал һәм клиентлары алдындагы йөкләмәләрен үтәү һәм исәп-хисап ясау өчен акчага әйләндерә торган ресурслар җитәрлек.

Сездән паникага бирелмәвегезне һәм ялган мәгълүмат таратуда катнашмавыгызны сорыйбыз. Бу мәгълүмати һөҗүмне оештыручыларның гамәлләренә карата хәбәрдар органнар тарафыннан хокукый бәяләмә биреләчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте. ТР Президенты матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X