Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан “Парадис” паркы белән хезмәттәшлек итү яклы

Татарстан Тәһрандагы "Парадис" югары технологияләр паркы белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов "Парадис" технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә. "Парадис" технопаркын һәм яңа шәһәрне төзү планы 2001 елда расланган. "Парадис" сүзе "җәннәт" дигәнне аңлата. "Парадис" технопаркы Тәһраннан төньяк-көнчыгышка таба 20 км ераклыкта урнашкан....

Татарстан Тәһрандагы "Парадис" югары технологияләр паркы белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов "Парадис" технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

"Парадис" технопаркын һәм яңа шәһәрне төзү планы 2001 елда расланган. "Парадис" сүзе "җәннәт" дигәнне аңлата. "Парадис" технопаркы Тәһраннан төньяк-көнчыгышка таба 20 км ераклыкта урнашкан. Аның мәйданы - 38 гектар. Бүген технопаркта мәгълүмат технологияләре, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, электорника, механика, фармацевтика, химия, энергиянең альтернатив чыганаклары, шәһәр төзелеше, архитектура һәм башка компанияләр һәм инкубаторлар эшли.

Рөстәм Миңнеханов технопарк структурасы белән танышты, кабер мәйданчыкларны карады, шул исәптән фармацевтика өлкәсендә эшләүче мәйданчыкларда да булды. Моннан тыш, ул телекоммуникацион компанияләр өчен сервислары белән идарә итү үзәгендә дә булды.

"Парадис" технологияләр паркы белән очрашу барышында Татарстан Президенты инновацион мәйданчыкны карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, аның сүзләренчә, биредә "кыска вакытта технологияләр җәннәте булдырылган".

Татарстан да бу юнәлештә эшли, һәм безнең дә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә шундый ук карарлар кабул итүебез шатлыклы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

- Ышанам, безнең технопарклар хезмәттәшлек итәргә, багланышлар урнаштырырга тиеш, чөнки заманча технологиячләр бүген билгеле бер урын белән генә чикләнмиләр - дөньяның төрле почмакларында була торпып, бер проектны эшләп була, - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Иран белгечләре үз эшләрендә яңа юнәлешләр һәм эшләнмәләрне үстерү өчен нигез, фундамент була алырлык булдыклы инноваторлар һәм университетларга нигезләнәләр. Ул Татарстанда гамәлгә ашырыла торган "Татарстан Республикасы 50 иң яхшы инновацион идеяләр" проекты турында сөйләде, аның кысаларынңа республикада инновацион эшчәнлеккә стимул бирәләр, фән һәм яэа идеяләрне этәрергә теләүчеләргә ярдәм итәләр.

Татарстан Президенты Иран хезмәттәшләренә Татарстанда уздырылучы инновацион конкурсларда катнашырга, ә Татарстан эшлеклеләре Ирандагы шундый ук конкурсларда катнаша алу мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итте.

- Технопарк мәйданчыгы - яңа эшләнмә булдыруга иң кыска юл, ә ул алга таба кулланышын табачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу системага күбрәк фәнни һәм мәгариф үзәкләрен кертү мөһим - алар да элемтәдә булсын, реаль продуктка ашырылучы яңа идеяләр әзерләсеннәр.

"Парадис" технопаркы һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк "Ит-парк" арасында ниятләр турындагы Килешү имзаланды. Документ алга таба элемтәдә булу һәм мөнәсәбәтләр үсешен күз алдында тота. Шулай ук "Парадис" технопаркы вәкилләре хәбәр иткәнчә, биредә вәкиллек ачу өчен "Парадис" технопаркында Татарстан хезмәттәшләренә мәйданнар бирәләр.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев