Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Чаллыда социаль ипотека йортына күченүчеләрне котлады

Габдрахман Әбсәләмов проспектындагы яңа йортта бюджет хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, яшь гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк.

Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 414 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торак белән тәэмин итү — тормыш сыйфатын яхшыртуның төп критерийларыннан берсе. «Дәүләт башлыгы 2030 елга 120 млн. кв. м. торак төзү бурычын куйды. Бүген без 80 млн кв. метр мәйданда төзибез. Россия Президентының әлеге карары илебез гражданнарының яшәү рәвешен үзгәртүгә юнәлдерелгән», — диде ул.

Фатирлар эчке эшләре тәмамланып тапшырыла. Алар барысы да сантехника, электр плитәләре, янгын хакында хәбәр бирү җайланмасы, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. 

Тантаналы өлештән соң Татарстан Президенты табиблар гаиләсе урнашкан фатирларның берсендә булды. Александр һәм Наталья Садыйковлар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб-анестезиолог булып эшлиләр. Узган ел ахырында ирле-хатынлы грант алганнар. Яңа йортта барлыгы 50 дән артык грант алган табиб өй туе үткәрәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X