Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Сабан туе белән котлый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын милли бәйрәм - Сабан туе белән котлады, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елгы Сабан туе бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны Сәламләвендә игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм ихтирам белдерелә. Хөрмәтле татарстанлылар! "Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын милли бәйрәм - Сабан туе белән котлады, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елгы Сабан туе бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны Сәламләвендә игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм ихтирам белдерелә. Хөрмәтле татарстанлылар! "Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән татар милли бәйрәме - Сабан туе белән котлыйм!, - дип башлана Сәламләү. - Бүген бу киң, матур бизәлгән мәйданда милләтләрнең һәм диннәрнең төрле яшьтәге вәкилләре җыелды. Алар игенчеләр хезмәтенә рәхмәтләрен белдерергә, спорттагы сәләтләрен һәм иҗаттагы талантларын күрсәтергә килде." Сәламләү сүзе милли бәйрәмебезнең әһәмияте, кыйммәте турындагы сүзләр белән дәвам иттерелә. "Сабан туе - татарстанлылар һәм читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен иң яраткан бәйрәме. Ул безне үткәннәргә кире кайтара, традицион кыйммәтләрне - туган җиргә һәм гаилә учагына мәхәббәтне, гореф-гадәтләргә хөрмәтне искәртеп тора. Татарстан игенчеләренең фидакарь хезмәте безгә чәчүне тиешле югарылыкта төгәлләргә булышты. Без көзге уңышка һәм республиканың азык-төлек иминлегенә яхшы нигез салдык. Безнең хөрмәтле игенчеләргә һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтемне белдерәм". "Быелгы Сабан туе барлык катнашучыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, кунакчыллык мохите белән куандырсын, дуслар белән аралашу һәм уникаль милли традицияләр белән танышу мөмкинлеге бирсен. "Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!", - дип тәмамлана президентның бәйрәм Сәламләве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев