Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан прокуратурасы массакүләм суицид турында хәбәр тарату буенча тикшерүләр башлады

Татарстанның күзәтчелек ведомствосы массакүләм суицидлар турында хәбәр тарату буенча тикшерү эше башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Әлеге сүзләр провокация һәм җимергеч характерда. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, күзәтчелек ведомствосы массакүләм суицидлар турында хәбәр тарату буенча тикшерү башлады. Тикшерү барышында хокук саклау органнарының оператив хезмәтләренә әлеге акцияне оештыручыларны һәм башкаручыларны ачыклау турында күрсәтмәләр биреләчәк» - дип җиткерде Руслан Галиев.

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе ачыкланган гаепле кешеләрнең җаваплылыкка тартылачагы турында хәбәр итте.

Искәртеп үтик, элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Кукмара районында прокуратураның "үлем төркемендә" торучы яшүсмерләрне ачыклавы турында хәбәр бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев