Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда кабат кар ява, тиздән Чаллыга да килеп җитәр...

Татарстанның көньяк районнарын кар каплады. Кар болыты Яр Чаллыга якынлаша. Азнакай, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарына кабат "кыш килде". Һава торышын күзәтүчеләр карны өч көн буе явачак, дип фаразлыйлар. Яуган бере эреп барса да, төнге сәгатьләрдә салкынайткач, юлларда боз барлыкка киләчәк. ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне ерак юлга чыкмаска чакыра. Машиналарын җәйге...

Татарстанның көньяк районнарын кар каплады. Кар болыты Яр Чаллыга якынлаша.

Азнакай, Баулы, Лениногорск, Әлмәт районнарына кабат "кыш килде". Һава торышын күзәтүчеләр карны өч көн буе явачак, дип фаразлыйлар. Яуган бере эреп барса да, төнге сәгатьләрдә салкынайткач, юлларда боз барлыкка киләчәк. ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне ерак юлга чыкмаска чакыра. Машиналарын җәйге тәгәрмәчләргә алмаштырган шоферларга да урамнарга чыкмый тору кирәктер.

Шунысы кызык, Татарстанда кар ява, ә күрше Башкортстанның Урал ягы районнарында +19 градус җылы тора. Кайда монда гаделлек? Кара диңгез циклоны атна ахрына көчсезләнә һәм безгә дә тиздән җылы һава кайтачак, Аллаһ бирса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев