Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе башланып китте

Казанда, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте офисында традицион "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе башланып китте. "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин аның беренче катнашучыларыннан булды. Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук аерым пенсионерга яки ихтыяҗ булган гаиләгә яздырып, бүләк итә ала. "Мин барлык җитәкчеләрне,...

Казанда, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте офисында традицион "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе башланып китте. "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин аның беренче катнашучыларыннан булды. Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук аерым пенсионерга яки ихтыяҗ булган гаиләгә яздырып, бүләк итә ала. "Мин барлык җитәкчеләрне, меценатларны һәм һәм битараф булмаган кешеләрне язылу кампаниясендә катнашырга чакырам", - дип билгеләп үтте "Татмедиа" генераль директоры. Кузьмин үзе "Казань" журналын һәм "Казанские ведомости" газетасын Татарстан ветераннар берлегенә яздырды. Язылу квитанциясен ул Татарстан ветераннар комитеты бүлеге җитәкчесе Виктор Колесовка тапшырды. "Безнең ветераннар вакытлы матбугат белән кызыксына, күп укыйлар. Без түләүсез подписка ясаган өчен бик шат һәм сезнең белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә телибез", - дип билгеләп үтте җавап сүзендә Колесов. "Татмедиа" җәмгыяте баш офисы холлында акция хәйриячеләре һәм кунакларының кәефләрен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары - Анатолий Василевский җитәкчелегендәге джаз-оркестр күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X