Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанның күп балалы гаиләләре 27 мең 736 данә җир кишәрлеге алган

Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е - Казаннан, 5676сы -...

Татарстанда 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 27 мең 736 данә җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 июльгә җир кишәрлеге алырга теләүче күп балалы гаиләләр исемлегенә 41 мең 976 гариза бирүче теркәлгән. Шуларның 9795е - Казаннан, 5676сы - Чаллыдан.

Республика буенча, Казан һәм Чаллыны да кертеп, 32 мең 922 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган. Казанда андыйлар - 4648, Автошәһәрдә - 2622, дип ачыклык керттеләр Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев