Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татфондбанк банкрот дип танылды

Татарстанның Арбитраж судында Татфондбанкны банкрот итеп тану эшен карау узды. Россия Банкы дәгъвачы буларак чыгыш ясады. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы судка үз вәкилләрен җибәрмәгән, алар югында эшне карауны үтенеч язуы җибәреп чикләнгән. Эшкә өченче зат буларак катнашу гаризасын Үзәк Банк вәкилләре кире каккан, чөнки закон нигезендә, бер якта да өченче затлар...

Татарстанның Арбитраж судында Татфондбанкны банкрот итеп тану эшен карау узды. Россия Банкы дәгъвачы буларак чыгыш ясады.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы судка үз вәкилләрен җибәрмәгән, алар югында эшне карауны үтенеч язуы җибәреп чикләнгән. Эшкә өченче зат буларак катнашу гаризасын Үзәк Банк вәкилләре кире каккан, чөнки закон нигезендә, бер якта да өченче затлар булу каралмаган.

Арбитражный суд по делу Татфондбанка

Россия Банкы вәкиле үз чыгышында банкның лицензиясе законны бозу сәбәпле алынганын белдерде. Вакытлы администрация тикшерүләр уздырган һәм идарәнең хәлсезлек билгеләрен ачыклаган. Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә. Җитешмәгән милек 118 миллиард сум, банк активларының чын бәясе 27 миллиард 784 миллионны тәшкил итә, дип сөйләделәр Үзәк Банк вәкилләре.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы, Россиянең Үзәк банкы һәм банкның вакытлы администрациясе Татфондбанкны бердәм карар белән банкрот дип таныдылар һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгын конкурс идарәчесе итеп билгеләделәр.

«Бурычлыны банкрот итеп танырга һәм конкурс производствосы ачарга», диелә суд карарында.

Татфондбанкны банкрот итеп тану Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминиятенә кермәгән кредиторлар, закон нигезендә, чират буенча акчаларын алачак дигәнне аңлата. Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкы 30 мартта банк кредиторларына таләпләр кабул итүне башлау турында игълан итте.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/11/138463/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев