Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тайгак юллар – хәвеф чыганагы

Соңгы көннәрдә һава торышындагы көтелмәгән кискен үзгәрешләр табигатькә генә түгел, кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерә. Имгәнеп - кул-аяклары сынып яки каймыгып, Чаллының медицина учреждениеләре травматология пунктларына килүчеләр үткән ял көннәрендә аеруча күп булган.

Һава торышы гел көтелмәгәнчә үзгәреп торганга, күрәсең, борынгылардан "Көзге көн - кияү кәефе" дигән әйтем сакланып калган. Быелгы көзне күрсәләр, ни диярләр иде икән алар. Кара инде - шимбә көнне күз ачкысыз буран котырып, әллә никадәр кар яуган иде, якшәмбе җылытып җибәреп, туктаусыз яңгыр яуды. Дүшәмбе көнне 9 градус җылы булды. Гадәттә ноябрь ахырында чып-чын кыш җитә иде. Мондый һава торышы Чаллыда 2008 елда күзәтелгән. Алай да һава температурасы быелгыдан түбәнрәк булган.

Һава торышында кискен үзгәрешләр көтелүе турында гражданнарның кесә телефоннарына хәбәрләр килде. Бу кисәтү күпләрне ял көннәренә каядыр барырга ниятләүдән, ерак юлга чыгудан, юл һәлакәтләреннән саклап калгандыр, билгеле.

Һава температурасының нуль градустан югары күтәрелүе хакында коммуналь хезмәтләр күптән хәбәрдар иде. Чарасын алдан күреп, иртән халык күпләп йөри торган урыннарга ком сибүне оештырырга мөмкин булгандыр. Көннәрнең кисәк кенә җылытып җибәрүе һәм шул сәбәпле урамнарның бозлавык белән каплануы күпләргә уңайсызлык тудырды. Нәтиҗәдә, таеп егылып, байтак кеше сәламәтлегенә зыян китерде. Дөрес, көндезгә таба боз вату, тайгак җәяүлеләр юлларына ком сибү оештырылды. Әмма бу чараларны алданрак күрмәүнең нәтиҗәсе аянычлы булды: ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматология пунктына 23 ноябрьдә иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән 116 кеше мөрәҗәгать иткән. Имгәнүчеләрнең зур күпчелеге - эш яшендәге 35-40 яшьлек кешеләр.

"Аяк-куллар каймыгу, сыну очраклары байтак. Мөрәҗәгать итүчеләргә башлыча амбулатор шартларда ярдәм күрсәтелә, катлаулыракларны стационарга салырга туры килә. Дөрес, коридорлар тулы хәзер, әмма моны көтелмәгән хәл дип булмый, көчәйтелгән бригадалар әзер иде. Беркем дә белгеч игътибарыннан читтә калмый", - диде травмпункт мөдире Марсель Хәкимов.

Егылу аркасында авырту сизгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, кичекмәстән травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте табиб.

Кама аръягы балалар медицина үзәгендә исә, бакча яшеннән алып, төрле яшьтәге 29 балага ярдәм күрсәтелгән. Бәхеткә, берсен дә хастаханәгә салырга туры килмәгән. Аяк-кулларына гипс салып, аларны өйләренә озатканнар. Җайсыз егылып, башлары бәрелгән берничә баланы өстәмә тикшерүләр үтү өчен башка табибларга җибәргәннәр.

Егылып авырту тойганда, имгәнгәндә 18 яшьтән өлкәнрәкләр - ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең, ә балалар Кама аръягы балалар медицина үзәгенең травматология пунктларына килергә тиеш. Ике учреждение дә тәүлек әйләнәсе кабул итә.

Һава шартларындагы кискен үзгәрешләр хроник авырулары булган шәһәрдәшләргә дә начар тәэсир итә. Бер тәүлек эчендә ашыгыч ярдәм пультына 528 чакыру килгән. Дүрт шәһәрдәшебезнең гомере өзелгән, тугызына - "йөрәк өянәге", берсенә "инсульт" диагнозы куелган. Ашыгыч ярдәм чакыртучыларның 49ының кан басымы күтәрелгән, җиде кешедә бронхиаль астма өянәге булган.

Алдагы көннәрдә һава температурасының түбәнәюе көтелә. Коеп яуган яңгырлардан соң кинәт суытып җибәрсә, янә юллар боз белән капланачак. Кар ява-ява туңдырсын иде, дигән теләктә кешеләр. Кышын кеше күп йөргән сукмаклар да шомарып, тайгакка әйләнә. Шуңа да бозлавыкта, тайгак юлда үз-үзеңне саклау чараларын алдан күрергә кирәк. Кышкы аяк киеменең табаны таймый торган, уңайлы булырга тиеш. Аяк киеменең табанына лейкопластырь ябыштыру, җилем сылап, өстенә ком сибеп катыру да таюдан саклый. Хәзер даруханәләрдә ледоступ дигән "энәле" бахилалар да сатыла. Аяк киемнәре төзәтү остаханәләрендә дә итекләргә шумый торган махсус материал ябыштыралар.

Тайгак юлдан барганда вак-вак итеп атларга кирәк. Бу - егылудан саклануның бик үтемле чарасы.

Үз-үзегезгә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Сакланганны Аллаһы саклар, дигәнне онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X