Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Театрга килегез

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ел саен февраль аенда Чаллыга килүне күркәм традициягә кертте. Яраткан артистлар белән очрашуны шәһәрдәшләребез дә зарыгып көтеп ала. Быел алар тамашачыларны "Галиябану", "Гөргери кияүләре", "Җанкисәккәем", "Мәхәббәт FM", "Сөясеңме, сөймисеңме", "Кәҗә, сарык һ.б." спектакльләре белән куандыра. Спектакльләрне "Энергетик" мәдәният сараенда карарга мөмкин. Гастрольләр алдыннан...

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ел саен февраль аенда Чаллыга килүне күркәм традициягә кертте. Яраткан артистлар белән очрашуны шәһәрдәшләребез дә зарыгып көтеп ала. Быел алар тамашачыларны "Галиябану", "Гөргери кияүләре", "Җанкисәккәем", "Мәхәббәт FM", "Сөясеңме, сөймисеңме", "Кәҗә, сарык һ.б." спектакльләре белән куандыра. Спектакльләрне "Энергетик" мәдәният сараенда карарга мөмкин.

Гастрольләр алдыннан театр директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, яшь артист Эмиль Талипов журналистлар өчен матбугат конференциясе оештырды. Илфир Якупов әйтүенчә, спектакльләрне тамашачыларның ихтыяҗыннан чыгып сайлыйлар. Бу юлы балалар өчен Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һ.б." әкиятен дә алып килгәннәр. "Без тамашачыларны кечкенәдән үк үзебезгә җәлеп итәргә тиеш. Моны күздә тотып, ел саен балаларга махсус спектакльләр куябыз", - ди Илфир Илшат улы. Кичке спектакльләргә билетлар сатылып беткән инде. Көндезгеләренә исә санаулы гына урыннар калган.

Г.Камал театры артисты Радик Бариев Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме" моңсу комедиясен сәхнәләштергән иде. Әби ролендә уйнаучы Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина тәрбияви әһәмияткә ия булган бу спектакльне тамашачыларның яратып каравын әйтте. "Бу комедия көчле мәхәббәт, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында. Дүрт кешелек спектакльне тамашачы бик җылы кабул итә. Без анда Равил абый Шәрәфиев белән уйныйбыз", - диде Дания ханым.

Яшьләр арасында популярлык казанган "Мәхәббәт FM" эстрада-джаз комедиясендә баш рольдә уйнаучы Эмиль Талипов исә татар театрларының эшләү үзенчәлегенә тукталып үтте. "Безнең алда тел, милләтне саклау, аның матурлыгын яшь буынга җиткерү бурычы тора. Шуңа күрә без репертуарга спектакльләр сайлаганда пьесаларны берничә кат иләк аша үткәрәбез. Пьесалардагы милләтебезнең гореф-гадәтләренә туры килми торган урыннарны үзгәртәбез, кайсыларын төшереп тә калдырабыз", - диде ул.

Яңа спектакльләр белән бергә, дистә еллар дәвамында уңыш казанган "Гөргери кияүләре" музыкаль комедиясен быел да алып килгәннәр. Анда халык мәхәббәтен яулаган Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Әсхәт Хисмәтов кебек өлкән буын артистлар белән бергә яшьләр дә уйный.

Тормышыбызга интернет көннән-көн күбрәк үтеп кергән заманнан Г.Камал театры коллективы да читтә калмый. Хәзер билетларны интернет-кассадан сатып алырга мөмкин. "Әлдермештән Әлмәндәр", "Ахырзаман", "Кара чикмән", "Люстра", "Курчак туе" спектакльләре лицензияләнгән.

Матбугат конференциясендә артистлар белән очрашулар турында да кызыксынучылар булды. "Тамашачыларның теләге бар икән, без каршы түгел. 2нче гимназия һәм 4нче мәктәп укучылары белән очрашу оештырырга планлаштырабыз. Без бу уку йортларының чакыруын бик шатланып кабул иттек", - диде Илфир Якупов. Башкала кунаклары Чаллы тамашачысы хакында игътибарлы, театр сәнгатен аңлый һәм бәяли белә, дип әйттеләр.

Яраткан артистларыбызның чыгышы бу юлы да тамашачыларда җылы тәэсирләр калдырсын. Мәшһүр театр артистларына телебезне, милләтебезне, мәдәниятебезне саклау юнәлешендәге фидакарь хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын!

Зөлфия ГАЛИМ

Рәсемдә: "Галиябану" музыкаль драмасыннан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев