Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтиләр көнен билгеләп үтәбез

Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Октябрьнең өченче якшәмбесендә булачак бәйрәм «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнә. 
Быелның июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен бәйрәм итәргә тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, Әтиләр көне Әниләр көне белән тигез хокуклы булсын өчен 23 ел көтәргә туры килде, ә «бу хакта уйларбыз әле» дигәннән соң да 13 ел узган булып чыкты!
Әлеге яңалыкны шәһәрдәшләребез ничек кабул итте? Гомумән, әлеге истәлекле көн турында ишеткәннәме? Бу көнне ничек тә булса бәйрәм итәргә җыеналармы? Үзләреннән сораштык. 


Илдар Якупов: 
Әйе, мин әлеге көн билгеләнеп үтеләчәге хакында белә идем. Моңа бик сөендем! Әниләр көне бар бит, нишләп әле Әтиләр көне булмаска тиеш?! Инде күптәннән бу көнне кертү кирәк иде. Яраткан гаиләң янында булып, бергә истәлекле көнне бәйрәм итү – үзе бер шатлык! – ди 
Айрат Әхмәтов:
Бик матур көн уйлап тапканнар! Бу, әлбәттә, сөендерә. Истәлекле көнне гаиләм, яраткан кызым янында үткәрергә планлаштырам. Бергәләшеп паркка, я булмаса Алабугага, Түбән Камага барырга ниятлибез. Бәйрәм бәйрәмчә булырга тиеш! – ди 
Марат Хөснетдинов:
Моңа берничек тә начар карап булмый инде! Искиткеч яңалык бу. Ел әйләнәсендә бит ир-атлар нибары бер көнне бәйрәм итәләр, ул да булса 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен. Анысы да бөтен ир-атларга туры килә. Ә бу бәйрәм – гел икенче төрле. Әтиләр көне барлык әтиләргә бу көнне балалары янында булып, алар белән бәйрәмне үткәрергә мөмкинлек тудыра түгелме?! Әтиләр үз балалары, үз гаиләләрендә яшәсеннәр иде! Балаларыбыз әти назын күреп, тоеп яшәсеннәр иде дигән теләктә калам, – ди 
Ә сез бу көнне ничек бәйрәм итәргә җыенасыз? Матур видеоларыгызны, теләкләрегезне, фотоларыгызны «Шәһри Чаллы» газетасының социаль челтәрләре «битләренә» җибәрегез. Ә без аларны Инстаграмга урнаштырырбыз, сезнең белән бергә бәйрәм көнен үткәрербез! Бәйрәм күтәренке кәефтә үтсен! 

 

Гөлия Ибатуллина.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация